+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июнь , 13:01

Гаделлек коралдан көчлерәк!

Бар гомерен илгә һәм халыкка хезмәт итүгә багышлаган Башкортстан Прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе, республиканың атказанган юристы Василий Ивановның тормыш девизы шундый була.

Гаделлек коралдан көчлерәк!
Гаделлек коралдан көчлерәк!

Брежнев белән очрашу

Краснодардагы һәм Сочидагы коррупцион эшләр турында, әлбәттә, “өстәгеләр” дә хә­бәрдар була. Илнең көньяк төбәгендәге вакыйгалар, билгеле, Мәскәүдәге зур чинов­никларның да шик-шөбһәләрен көчәйтә. Аерым министрлык вәкилләренең кулга алынуы да әлегә кадәр мәңге көчле тоелган түрәләрне куркыта башлый. Башкалада хәтта: “Чиратта кем?” дигән сораулар да ишетелә.
Ә менә партиянең илдәге җинаятьчел мафия төркемнәре эшчәнлегенә карашы ничек? Тикшерүчеләр “ул-бу” була калса, закон тарафыннан ни дәрәҗәдә якланган?
Әлеге сораулар Василий Ивановичка да тынгы бирми. Әмма Сочида командировкада чакта көтмәгәндә КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Брежнев белән очрашуы өлкән тикшеренүчене кызыксындырган күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
Бу вакыйга 1980 ел ахырында, Леонид Ильич Сочига килгән вакытта була.
Бу турыда Василий Иванов истәлекләрендә болай дип яза: “Мин СССР Генеральный прокуратурасының биредә җинаять эшен тикшерү алып баруы турында Леонид Брежневның хәбәрдар булуын белә идем. Беркөнне миңа шалтыратып, үзләренең КПСС Үзәк Комитеты аппаратыннан булуларын әйтеп, минем исем-шәрифләремне сорадылар һәм: “Сезнең белән Леонид Ильич очрашырга тели. Урында булачаксызмы? Сезне алырга “Чайка” машинасы киләчәк”, – диделәр. Ә мин шунда ук: “Ул машинаның хөкүмәтнеке булуына нинди гарантия бар?” – дигән сорау бирдем. Җавап бик кыска булды: “Сезне алырга килүчеләр документларын күрсәтәчәк. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмәвегезне сорыйбыз”.
Көннең икенче яртысы узганда Сочи шәһәре прокуратурасы бинасы алдына “Чайка” килеп туктый. Василий Ивановның вакытлыча урнашкан һәм эшләгән бүлмәсенә ыспай гына киенгән ир кеше керә. Фамилиясен һәм вазыйфасын әйтеп, ул Василий Ивановичка үзе артыннан иярергә куша. Өлкән тикше­рүчене затлы машинаның алгы утыргычына утырталар. В. Иванов юл маршрутын да шәйләми кала. Машина урман эчендәге зур булмаган елгадан ерак булмаган бер катлы йорт янына килеп туктый. Бары тик соңыннан гына өлкән тикшерүче биредә ял итүче Леонид Ильичның “Бочарев ручей” дачасы урнашуын белә.
– Дәүләт иминлеге хезмәткәре озатуында мин бина эченә үттем, – дип хатирәләре белән уртаклаша Василий Иванов. – Мине шәхсән Леонид Ильич үзе каршы алды. Без очрашкан бүлмә зур түгел иде. 45-50 квадрат метрдан артмагандыр. Бүлмә уртасында озынлыгы өч метр чамасы тәшкил иткән агач өстәл һәм аннан арырак – дача хуҗасының эш өстәле. Леонид Ильич өйдә киеп йөри торган киемдә иде. Мине күргәч, ихлас елмаеп, каршы килеп, кулын сузды. Исәнләшү белән үк, өстәл артына утыргач, минем биографиям белән кызыксынды.
Аннары, янә елмая төшеп, йомшак кына: “Партия һәм Хөкүмәт Сезнең кебек дәүләт әһәмиятендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле яхшы кадрлар үстерде. Мин моңа бик шат”, – диде.
Бераздан Леонид Ильич Василий Ивановичтан Краснодар һәм Сочи шәһәрләрендәге коррупция белән бәйле җинаятьләрне тикшерү барышы белән кызыксына. Өлкән тикшерүче ил башлыгына әлеге вакытта партия органнарындагы җинаятьчел эшләр белән бәйле материалларның аның кул астында булмавы, ә тупланганнарының СССРның Генеральный прокуратурасында җыелуы һәм берничә кешенең гаепләнүе турында хәбәр итә.
“Әмма бер нәрсәне әйтә алам: урындагы власть һәм идарә органнары ришвәт­челеккә “чумган”, – ди Василий Иванович игътибар белән тыңлаучы Генеральный секретарьга. – Мондый җинаятьләр бигрәк тә гомум туклану, рестораннар һәм кибетләр, башка сәүдә нокталары директорлары арасында күп фашланды. Әлеге вакытта йөзләгән җитәкче кулга алынды, алар арасында Сочи шәһәре мэры Воронков та бар. Мин Сезгә шуны әйтергә телим, Леонид Ильич, мондый җинаятьләр үзләренең уяулыгын, намусын һәм вөҗданын җуйган партия органнарының битарафлык күрсәтүе, юл куюы аркасында барлыкка килә. Яшәешебездәге мондый ямь­сез һәм ят күренешләр илнең иң югары дәрәҗәдәге партия һәм хөкүмәт җитәкчелеге, прокуратура һәм суд органнары хезмәткәрләре катнашлыгында узган чарада тикшерелергә тиеш. Бу минем – профессионал тикшерүче, ил һәм аның халкы язмышы өчен битараф булмаган кеше фикере, Леонид Ильич...”
Әлеге тарихи очрашудан соң Генеральный секретарь Василий Ивановичка ихлас аралашу өчен рәхмәт белдереп, аның кулын кыса. Билгеле, өлкән тикшерүче әңгәмә барышында ил башлыгының Краснодардагы һәм Сочидагы хәлләргә бәйле зур борчылу белдерүенә дә игътибар итә. Ихтимал, аралашу тагын да дәвам иткән булыр иде, әңгәмәне бүлмәгә кергән дәүләт иминлеге хезмәткәре “өзәргә” мәҗбүр итә. Леонид Ильичның дарулар кабул итү вакыты җиткән була. Соңыннан махсус хезмәт вәкиле Василий Ивановичны Генеральный секретарь белән бергә фотога төшәргә чакыра...

“Ак алтын”га кемнәр хуҗа?

Узган гасырның илленче елларына кадәр Үзбәкстанда яшелчә-җимеш үстерүгә басым ясала иде. Продукциянең оборона комплексы өчен аеруча мөһим булуын исәпкә алып, республика күпләп мамык үстерүгә махсуслаша башлый. Аны шартлаткычлар өчен кирәкле дары җитештерүдә кулланалар. Әйткәндәй, бу эшкә илдә мамык үстерүгә табигый климатик шартлар туры килгән башка республикалар да ныклап тотына һәм берничә елдан алар арасында “беренчелек” өчен көрәш башлана.
Үзбәкстанда чәчүлекләрнең иң зур мәй­даны мамык үстерүгә бирелә. 1975 елда республикада аның рекордлы уңышы җыела – “ак алтын”ның тулай җыемы 4 миллион тоннага җитә. Мамык үстерүгә һәм җыюга республиканың бар халкы җәлеп ителә дияргә мөмкин. Хәтта мәктәп балаларының яңа уку елы башы да берничә айга кичектерелә.
1980 еллар башында ил җитәкчелеге мамык үстерүчеләр алдында яңа бурычлар билгели. Үзбәкстанга еллык күләмне 6 миллион тоннага җиткерү бурычы куела. Әмма мондый биеклеккә ирешү өчен, билгеле, чимал җитешми. Партия билгеләгән бурычны үтәү мәҗбүри булганлыктан, план тулмагач, аңа ирешүнең бер генә юлы кала – өстәп язу! Шулай итеп, мамыкны “һавадан” ясарга өйрәнәләр. Чимал эшкәртүче, җыючы заводлардагы еш кабатланган “янгын”нар, тимер юл аша узган буш вагоннар – һәммәсе дә күрсәткечләрне берникадәр арттырырга булышлык итә. Шул еллардагы рәсми документларга караганда, өстәп язулар елына уртача бер миллион тоннага җитә. Әлеге җинаятьчел чылбыр мамык үстерүчеләрдән башлап, бригадирлар, хуҗалык һәм район башлыкларына кадәр барысын да бергә җыя. Аларның һәркайсы үз планын ришвәт биреп үтәргә өйрәнә.
Бары тик 1982 елда, КПСС Үзәк Коми­тетының Генеральный секретаре Леонид Брежнев вафат булганнан соң гына Үзбәкстан республикасындагы кырын эшләрне дәүләт дәрәҗәсендә тикшерүгә юл ачыла. Алда хәбәр ителүенчә, властька килгән Юрий Андропов бу республикадагы хәлләр турында КГБ рәисе чагыннан ук хәбәрдар була. Һәм ул Үзбәк­станда үстерелгән һәм дәүләткә тапшырылган мамык күләме аермасына бәйле мәсьәләне Политбюро утырышына чыгара. Шул рәвешле, Үзбәкстанда урындагы власть­ларның җитешсезлекләрен һәм җинаятьчел эшчән­лекләрен тикшерү өчен СССР Генеральный Прокуратурасы кысаларында Тикшерү комиссиясе төзелә һәм ул Ташкентка җибәрелә. Тикшерү эшләренең колачлы булачагын исәпкә алып, илнең төрле төбәк­ләреннән 200гә якын тикшерүче җәлеп ителә...
Краснодарда һәм Сочида “Ит һәм балык эшләре”н тикшерүне тәмамлаганнан соң, аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче Василий Ивановны да тикшерү бригадалары җитәкчеләренең берсе сыйфатында Үзбәкстанга җибәрәләр. Хәер, Василий Ивановичка әлеге “серле йомгак” могҗизалары берникадәр таныш та була. Үзбәкстаннан Башкортстанга Уфа киҗе-мамык комбинатына озатылган иң түбән сортлы һәм җитештерү өчен яраксыз мамык “эше”н тикшерә.
“Тәҗрибәле тикшерүчеләр белән Үз­бәкстанга килүемнең беренче көнендә үк без түбән сортлы чималның Башкортстанга гына түгел, илнең башка төбәкләренә дә җибәрелүе, кузгатылган җинаять белән кызыксындык. Тикшерү барышында Уфадагы комбинат белән даими элемтәдә булдык. Бераздан Уфадан Үзбәкстаннан 36 вагон сыйфатсыз түбән сортлы чимал алынуы турында хәбәр килде. Прокуратурадан ашыгыч рәвештә җинаять эше кузгатыла, дигән күрсәтмә алдык. Димәк, безгә “яшел юл” ачылды... Эшне Ташкент мамык заводы директорыннан башларга булдык. Аның иркен һәм Совет кешесенә хас булмаганча, артык бай тормышы гаҗәпкә калдырды. Зур йорт, затлы машина. Моннан тыш, Ташкенттан бераз читтәрәк хан сараена тиң мәһабәт йорты да бар. Мин аңа карата җинаять эше ачтым. Аннары тикшерүчеләр бригадасы әгъзалары белән берлектә ул яшәгән авылга килдек... Шул көнне аның биләмә­ләрендә тентү үткәрелде. Әлбәттә, безнең кул астына эләккән байлык гаҗәпләндерде дисәк тә, бик йомшак әйтелер иде. Без бу адәмнең ни дәрәҗәдә комсыз булуын шунда ук аңладык. Аның күпсанлы биналарының берсендә ике йөзәр литр сыйдырышлы мичкәләр табылды. Ул кызыл төстәге 10 сумлык кәгазь акчалар белән шыплап тутырылган иде. Соңыннан ачыклануынча, әлеге “мамык бае”, бары тик долларга алыштыручылар таләбе буенча чын унлыкларны шулай җыйган икән, ягъни, Ленин бабай башы сурәте төшкән кызыл ун сумлыкны гына долларга алыштырып булган. Тикше­рүчеләр мичкәләрдәге акчаны иртәннән башлап кичкә кадәр санагач кына “очына” чыкты. Ике мичкәдәге акча 250 мең сум җыелды. Бу суммага ул вакытта 80 “Жигули” автомобиле сатып алырга була иде...”
(В. Иванов истәлекләреннән).

СССР Прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчеләре Тельман Гдлян һәм Николай Иванов (Башкортстан прокуратурасы тикшерүчесе Василий Иванов белән фамилиядәш – О.Т.) Үзбәкстан ССРында югары власть органнары җитәкчеләренең “Мамык эше”нә бәйле коррупцион эшчәнлек­ләрен тикшерүдә җаваплы була. Әлеге вакыйгалардан соң алар “Кремлевское дело” дигән китап та яза. Анда Үзбәкстандагы җинать эшләрендә югары власть эшелоннары, шул исәптән Мәскәүдәге югары партия органнары вәкилләренең дә катнашлыгы булуы турында языла. Әлеге китапта авторлар бу республикада иң беренче коррупция белән бәйле эшнең 1983 елның 27 апрелендә ачылуы турында бәян итә. Иң беренче булып, бер мең сум күләмендә ришвәт биргәндә Бохара өлкәсенең ОБХСС начальнигы Әхәт Мозаффаровны кулга алалар. Оперативниклар аның йортыннан 1 миллион сумга якын акча һәм 1,5 миллион сумга бәяләнгән төрле ювелир әйберләр, патша чорындагы алтын акчалар таба.
Гомумән, Үзбәкстанда берничә ел дәвамында барган “Мамык эше” буенча 800дән артык җинаять эше ачыла, җинаятьчел төркемдәгеләр саны 20 мең кешедән арта. Дүрт меңнән күбрәге җаваплылыкка тарттырыла. 600дән күбрәк төрле дәрәҗәдәге чиновникка карата җинаять эше ачыла. Ә республиканың мамык тазарту сәнәгате министры Вахабджан Усманов һәм югарыда телгә алынган Әхәт Мозаффаров үлем җәзасына хөкем ителә.
СССР Генеральный прокуратурасы каршындагы элекке аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Владимир Калининченко – “Мамык эше” белән шөгыльләнүче Мәскәү вәкил­ләренең берсе. Үзбәкстандагы “мамык коррупциясе”нең илгә нинди зыян китерүе турында аның истәлекләрендә шундый мәгъ­лүмат китерелә.
– Мин тикшерү чаралары башланганга кадәрге 5 елгы чорга план-икътисади экспертиза эшләдем, – дип яза ул. – Якынча исәпләүләрдән күренүенчә, булмаган мамыкны өстәп язулар 5 миллион тоннага җитә. Әлеге мифик күрсәткеч өчен дәүләт казнасыннан, ил халкы кесәсеннән бу республикага булмаган чимал тапшырган өчен өч миллиард сум акча бирелгән. Шуның 1,6 миллиард сумы республика инфраструктурасын яхшыртуга тотынылса, калган 1,4 миллиард сумы – “хезмәт хакы” рәвешендә бирелгән. Дөресрәге, продукция җитештерелмәгәч, ул беркемгә дә түләнмәгән, ягъни, әлеге акча төрле власть органнары арасында үзара бүленгән.
Рәсми мәгълүмат. “Мамык эше” буенча хөкем ителүчеләр арасында 10 Социалистик Хезмәт Герое да була. Әлеге исемлектә шулай ук, Үзбәк­станның югары власть эшелонына кергән 30га якын чиновник, Үзбәкстан ССР компартиясе Үзәк Комитетының 4 секретаре, дистәгә якын өлкә комитеты секретарьлары урын ала.
...1991 елның 25 декабрендә – СССР яшәүдән туктарга бер көн кала, Үзбәкстан җитәкчелеге “Мамык эше” буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылып, хөкем карарын республикада үтүчеләрнең гаепләрен кичереп, аларны азат итте. Әлеге карарга килүне ул чактагы вакыйгаларга Үзбәкстан компартиясе җитәкчесе гаепле, дип аңлаттылар. Әмма СССРда иң масштаблы һәм коррупция белән бәйле хәлләрне тикшерүчеләр фикеренчә, республикадагы ришвәтчелек пәрәвезенә ил дәрәҗәсендәге чиновниклар һәм күзәтчелек, контрольлек итүче органнар да эләккән була.

* * *
Башкортстан прокуратурасының өлкән тикшерүчесе Василий Иванов илнең көньяк төбәкләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәш белән бәйле чараларга СССРның Генеральный прокуроры урынбасары Виктор Найденов кушуы буенча җәлеп ителә. Билгеле, ил дәрәҗәсендәге катлаулы эшкә җәлеп ителүе Василий Ивановның ни дәрәҗәдә профессионал һәм бер үк вакытта җаваплы хезмәткәр булганлыгын да дәлилли.
Әлеге язманы әзерләгәндә абруйлы шәхеснең үзе язган берничә китабын укып, аның турында хезмәттәшләренең истәлекләре белән дә таныштым. Әлбәттә, бу язмада олы шәхеснең эшчәнлеген, хаклы ялга чыкканнан соң башкалага якын гына урнашкан Зубово авылындагы тормышын бар тулылыгы белән чагылдырып булмады. Кызганычка каршы, нәкъ ике ел элек, 2022 елның маенда якты дөньядан киткән чын патриот, туган иленә һәм халкына хезмәт итү үрнәге булган Василий Иванович белән шәхсән очрашырга насыйп булмады. Китаплары аша да мин язма героемның образын күз алдына китердем кебек, әмма, гәзит укучыларга аның һөнәри осталыгын тикшерүче вазыйфасын башкарганда да үзенең гражданлык позицияләрен яклап кала алган шәхес булуын тасвирлап бетерә алмадым шикелле. Ничектер, Василий Ивановичның үзе исән чакта башка матбугат басмаларында артык күренергә ашыкмавы да аның тыйнаклыгын күрсәтә кебек.
Василий Ивановичның истәлекләрендә шундый юллар бар: “Тикшерүче – ул тугрылык һәм ышанычлылык, гаиләгә, дусларга һәм илгә үзеңне багышлау үрнәге булган кеше. Ниндидер карарга килгәнче, ул үзенең вакыты белән исәпләшмичә, озак вакытлар уйлана һәм, беренче чиратта, кеше язмышын үзәккә куя. Тикшерүче эше – авыр, тынгысыз һәм һәркөнне дәвам иткән уйланулар белән бәйле. Менә шуның белән тикшерүче намуслы һәм гадел кешеләрне караңгылыктан һәм явызлыктан саклау өчен яши һәм эшли...”
Башкортстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Василий Ивановның исеме 1996 елда илнең иң яхшы тикшерүчеләре белән бергә “Почетные Прокуроры” китабына кертелгән. Ул – бу югары исемгә Башкортстан прокуратурасы хезмәт­кәрләре арасыннан лаек булган бердәнбер кеше.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: