+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 июнь 2024, 06:30

Нинди җәй бу?

Быел табигатькә әллә ни булды. Әле генә коточкыч эсселек җанны куыра, аннары койма яңгырлары китереп бәрә, давыл чыга...

Нинди җәй бу?Нинди җәй бу?
Нинди җәй бу?
Кичә Бөрҗән районының Явымбай авылы янындагы кечкенә Кайнөй һәм Әбделмәмбәт авылы янындагы Сәңгелде елгалары ташып, ярларыннан чыгып, авыл урамнары буйлап аккан.

Ә менә Әбҗәлил районындагы Чирәм авылында соңгы көннәрдә икенче тапкыр көчле давыл булган. Давыл электр баганаларын аударган, мәктәпнең спорт залын, шулай ук шәхси һәм ике катлы йортларның кыегын алып ташлаган.

Ишбулды авылына бу гарасатның бер очы эләккән, анда көчле җил киртә-кураларны җимергән. Афәттән зыян күрүчеләр саны арта гына.

Фото: ВК

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас