+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь , 13:55

Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!

Уфа тарихыннан кайберәүләргә бөтенләй билгеле булмаган мәгълүматлар да бар. Сез аларны беләсезме?

Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!

Республикабызның гүзәл башкаласында туган, яшәгән искиткеч кешеләр һәм кайбер кызыклы фактлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Беренче фантаст

Башкортстан башкаласының СССРдагы беренче фантаст-язучы Вивиан Итинның туган җире икәнен беркем дә белми диярлек. Ул 1894 елның 7 гыйнварында туган. Аның иҗаты Русия өчен җиңел булмаган революцияләр һәм гражданнар сугышы вакытына туры килә.
XX гасыр башында Итин үзенең “Гонгури иле” фантастик повестен яза. Китап 1922 елда чыга һәм илдә фантастика жанрында беренче әсәр була. (Алексей Толстойның “Аэлита”сы бер елдан соң гына дөнья күрә). Автор үзе шат күңелле, тормыш авырлыкларын җиңел кичерә торган кеше булган. Вивиан Итинның хәтта үз йорты да булмаган. Ул үз әсәрен язганда кинотеатрда яши, кечкенә кулдан ясалган коптилка яктысында эшли. Язучы тормышы фаҗигале тәмамлана. 1938 елда аңа Япония мәнфәгатьләрендә шпионлык итүдә шик белдерелә, ә аннары атып үтерәләр.

Арктиканы яулаган легендар шәхес

Тарихта күренекле эз калдырган тагын бер Уфа кешесе – полярчы Валериан Альбанов (1882-1919). Брусилов җитәкчеле­гендәге “Изге Анна” шхунасында поляр экспедициядә катнашып, исән калган ике кешенең берсе ул. Аның ярдәмендә Карск һәм Баренц диңгезләре чигендә Изге Анна су асты каналы ачыла.
Валериан Альбановның шәхесе турында ил халкы совет язучысы Вениамин Каверин китабы дөнья күргәннән соң белде. Аның “Ике капитан” китабындагы персонажларның берсе легендар штурманның прототибы булган. Альбановның ничек үлүе әлегәчә билгеле түгел. Әмма иң гаҗәп фаразлар соңгы вакытта барлыкка килде. Соңгысы Германиянең төньягына алып бара, укучылар аның белән Михаил Чвановның “Крест мой?! Загадка штурмана Альбанова” китабында таныша ала. Анда конкрет эзләү адреслары да бар, дөрес, аларның күбесен энтузиастлар инде тикшергән, әмма нәтиҗәләр юк. Язучы Михаил Чванов Альбанов шәхесен популярлаштыручыларның берсе була. Аның башлангычы белән Уфада туган атаклы кеше хөрмәтенә музей ачылды. Ул Свердлов урамы, 88 адресы буенча урнашкан.

Бөек полководец

1774 елда Уфага атаклы полководец Александр Суво­ровның килүен бик азлар гына белә. Бөек генералиссимусның кайда булганы да билгеле. Тау заводчысы Иван Демидовның Олы Казан урамындагы йортында (хәзерге Октябрь революциясе урамы, 57/1). Гаскәр башлыгы шәһәргә очраклы рәвештә җибәрелмәгән. Бу вакытта биредә Емельян Пугачев җитәкчелегендәге фетнә була. Суворов үзе фетнәчене тар-мар итүдә һәм тотуда шәхси катнашырга өлгерми (1774 елның мартында Пугачев гаскәрләре подполковник Иван Михельсон тарафыннан тар-мар ителә). Бөек генералиссимуска әсирлеккә алынган фетнәчене Мәскәүгә кадәр конвойда йөртү бурычы гына төшә.

“Акча булмаса, Чишмәдә утырабыз”

“Деньги есть – Уфа гуляем, денег нет – Чишма сидим” – билгеле бу шаярту сүзләренең Уфа шәһәренә һәм Чишмә поселогына кагылышы юк. Канатлы әйтем авторы кайчандыр шәһәр үзәгендә булган кыйммәтле “Уфа” рестораны һәм аның астында урнашкан һәм башта “Чишмә” дип аталган кечкенә кафе турында шулай сөйләгән. Аларны бер вакыт ябалар, кибетләргә әйләндерәләр, яңадан тергезәләр. Ләкин бу сүзләр теркәлгән язуларны кулланып, әле дә шаярталар. Бу сүзләр теркәлгән язуларны хәтта шәһәрнең кайбер маршрут автобусларында да очратырга мөмкин.

Кызыклы фактлар

Бервакыт Уфада минус 48,5 градус салкынлык теркәлгән.

Уфаның мәйданы Тын океандагы ил — Тонга патшалыгына тиң.

Уфа территориясендә җиде Париж урнаша алыр иде.

Уфада һәр шәһәр кешесенә уртача 200 квадрат метр яшеллек туры килә, бу аны Русиянең барлык миллионлы шәһәрләре арасында иң яшел шәһәр итә.

 Уфа 1700дән артык Ватиканны сыйдырырлык мәйданга ия.

Уфа янындагы Дудкин мәгарәсенең озынлыгы 2,6 километрдан артык.

Уфа астында берничә дистә иске штольня һәм мәгарә урнашкан, аларда берничә гасыр элек гипс чыгарылган.

Үзенең нигезләнүеннән бирле Уфа бер тапкыр да дошманнар тарафыннан алынмаган, гәрчә күчмә халык аңа берничә тапкыр һөҗүм иткән булса да. Биек диварлар һәм урындагы халыкның батырлыгы шәһәрне һөҗүмнәрдән саклап калган.

Биләгән мәйданы буенча Уфа Русиянең иң эре биш шәһәре исәбенә керә.

Дөньядагы барлык аэропортларның өч хәрефле билгеләре бар. Ләкин алар арасында Уфаның гына шәһәр исеме белән туры килгән коды бар — UFA.

Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Искиткеч шәһәр ул – безнең башкала!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: