+30 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июнь , 10:55

“Алдаша!” дип белдерде Алсу ачыктан-ачык...

Җырчыны кем чыгырыннан чыгарган?  

“Алдаша!” дип белдерде Алсу ачыктан-ачык...
“Алдаша!” дип белдерде Алсу ачыктан-ачык...

Интернет киңлекләрендә Тиматиның элекке сөеклесе Анастасия Решетованың Алсу белән Ян Абрамовның аерылышу сәбәпчеләренең берсе булуы турында күп сүзләр йөри. Ләкин әлегә кадәр бу фаразның бернинди дә дәлиле булмады.

Алар хәзер дә юк кебек, әмма Анастасия өстендә болытлар ачыктан-ачык куера бара. «Блокнот» басмасы битендә Решетованың өйләнгән ирләр белән романнарга үз мөнәсәбәтен яңадан карап чыгуы һәм хәзер алар белән очраша алмавы турында сүзләре китерелгән.

Бу постка кинәт безнең тыйнак һәм Интернет киңлекләрендә артык аралашып бармый торган Алсу комментарий биргән. Һәм ничек итеп әле! “Ялганлый!" дип язып куйган җырчы. Күпләргә бу җитә калган, алар, Алсу яклы булуларын белдереп, Анастасияне гаепли башлаган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: