+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль , 18:05

Алсу парын чыгаруны дәвам итә...

Җырчы көндәшен “борынгы һөнәр иясе” дип атаган һәм сабырлыгы сынуын билгеләгән.  

Алсу парын чыгаруны дәвам итә...
Алсу парын чыгаруны дәвам итә...

Алсу белән Ян Абрамовның аерылышу тарихы тирәсендә хәлләр кызганнан-кыза бара. Социаль челтәрләрдә үзенә күрә бер “алыш” башланды, ахры.
Алсу берничә көн элек басылган «социаль статусы түбән булган кыз» (ягъни, Анастасия Решетова) турындагы язмасына ачыклык керткән:
"Мин социаль җаваплылыгы түбән булган кыз турында әйттем. Мондыйларны шулай ук “борынгы һөнәр вәкилләре” дип тә атыйлар», — дип язган җырчы, иренең сөяркәсен күздә тотып.

Алсуга белдергәнчә, ул озак вакыт Абрамовның Тиматиның элекке хатыны Анастасия Решетова белән мөнәсәбәтләрен җәмәгать киңлегендә яктыртмаган, әмма хәтта аның кебекләрдә дә «сабырлык чиге җитә» ди ул.

Җырчы көндәшенә ялгыш «реклама» ясадым һәм хәзер аның “бизнесы"чәчәк атачак, дип тә нәтиҗә ясаган.

Кыю да соң икән безнең Алсу! Кемнедер бөтен дөньяга “фәхишә” дип атарга кайсыгызның кыюлыгы җитә ала?

Анастасия Решетова да бик үзенчәлекле пост урнаштырган:
“Әһәмиятле булмаган мәгълүмат мөһим эшләрдән игътибарны читкә этәрә”, — дигән ул. Халык моны Алсу бакчасына таш ату кебегрәк кабул иткән.

Өстәвенә, бу хәлләрне күзәткән кешеләр хәзер Тиматиның әнисенә дә социаль челтәрләрдә аның Решетованы өнәмәвен хуплап яза башлаган: “Сез ничек хаклы булгансыз!” “Сез бик зирәк кеше икәнсез” һәм башкалар.
Ул да бу сүзләргә интернет киңлекләрендә җавап бирсә... Ниләр көтәргә икән?


Исегезгә төшерәбез, Алсу быел май аенда Абрамов белән 18 ел никахтан соң аерылышу өчен гариза бирде. Суд ир белән хатынга татулашырга вакыт биргән, киләсе утырыш август ахырында узачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: