+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль , 12:30

Август нинди булачак?

Башкортстанда җәйнең икенче яртысы нинди булачагы билгеле булды

Август нинди булачак?
Август нинди булачак?
Метеосайтлар мәгълүматлары буенча, июль эссе булачак, ә август аенда җылы һәм чагыштырмача коры һава торышы көтелә.

Июльнең икенче яртысы республика халкын югары температура белән сөендерәчәк, бу сулыкларга барырга һәм пляжларда кызынырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма шул ук вакытта катаклизмнар да көтелә: яңгырлар, яшен, урыны белән боз. Әйтик, тагын бер давыл кисәтүе бу атнада булачак. Ай ахырында да начар һава торышлы көннәр көтелә.

Август тынычрак булырга тиеш. Метеосайтлар фаразы буенча, уртача айлык көндезге температура +20-25 градус көтелә. Яңгырлы көннәр 7-8 көннән артмаячак. Шулай итеп, республика халкын кояшлы август көтә.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: