+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль , 08:20

Илнең иң бай хатыны Башкортстанда ял итә

Вальдберрис хуҗасы  Татьяна Бакальчук республикага ял итәргә балалары белән килгән. Алар анда  - җидәү.

Илнең иң бай хатыны Башкортстанда ял итә
Илнең иң бай хатыны Башкортстанда ял итә
 
Ул кичә Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүдә булган һәм «Башинформ» хәбәрчесенең берничә соравына җавап биргән. Шул исәптән эшкуар Бөрҗән районында ял итү һәм эш турында сөйләгән.

- Иң яхшы тәэссоратлар. Без монда команда белән килдек, балаларны үзебез белән алдык. Шундый мини-отпуск ясарга булдык, аны, әлбәттә, эш повесткасы белән бергә кушып. Бүген иртән без зур логистик комплекс төзү өчен каралган участокка бардык. План төзедек, биредә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр күп икәнен белдек. Бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек. Безнең Башкортстанга зур планнарыбыз бар.

Татьяна Бакальчук Русия миллиардерлары рейтингында 22нче урынны били. Шул ук вакытта ул - җиде бала анасы. Эшкуар Башкортстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган:

— Балаларның яхшы, акыллы булып үсүен, барысы да яхшы булуын телим, - ди ул.

Быел Петербург халыкара икътисади форумы кырында Башкортстан Башлыгы һәм Wildberries җитәкчесе республика территориясендә маркетплейс бүлү үзәген төзү турында килешү имзалаган иде. Эре логистика үзәге 10 мең эшләүчегә исәпләнгән.

Фото: мк.ру
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: