+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль , 10:05

19 ел күренмәгән Губин сәхнәгә кайта

90нчы елларның төп хитмейкеры безне ничек гаҗәпләндерер? Аның чыгышы белән Уфадан булуын да онытмыйк.  

19 ел күренмәгән Губин сәхнәгә кайта
19 ел күренмәгән Губин сәхнәгә кайта

Русия шоу-бизнесының соңгы еллардагы төп “тоткыны” Андрей Губин сәхнәгә кайта. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә.
Мәгълүматлар буенча, легендар «Девушки как звезды» җырын башкаручы 23 августта Сочида «Новая волна» фестивалендә чыгыш ясаячак. Монда җырчының иҗат кичәсе дә үтәчәк. Аның булуы расланган инде.

Билгеле булганча, сәхнәгә кире кайту уйлары Губинга күптән килгән. 2022 елда ул «Ел җыры»нда күренергә уйлаган. Әмма бу ният кичектерелә, чөнки Андрей авыруы аркасында үзгәргән тышкы кыяфәтеннән бик нык ояла.
Соңгы 15 елда артист үзенең дикциясенә һәм мимикасына йогынты ясаган неврологик авырудан интегә.

Быелгы фестивальдә Андрей Губин үзе ким дигәндә бер җыр башкарырга әзер. Аның башка хитларын Филипп Киркоров, Люся Чеботина, Артур Пирожков, Сергей Лазарев һәм башка күп кенә артистлар җырлаячак. Кичәне Александр Ревва һәм Александра Ребенок алып барачак.

Фото: “mk.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: