+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 июль , 17:50

Русиянең иң гаҗәеп йорты - Уфада!

Уфадан Гыйльмановлар гаиләсе Андрей Малаховның «Русиянең иң гаҗәеп йортлары» программасында төшкән.

Русиянең иң гаҗәеп йорты - Уфада!
Русиянең иң гаҗәеп йорты - Уфада!
Бу хакта «Уфа шәһәре» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Уфаның Нижегородка бистәсендә яшәүче Наталья һәм Салават Гыйльмановлар гаиләсе кул астында булган әйберләрдән үз хыялларындагы йортны төзегән, шуның белән бөтен Русиягә дан казандылар.

Уникаль йортны ир белән хатын үз куллары белән төзегәннәр. Үз-үзен өйрәтүче инженерның гадәти булмаган идеясе балачактан килгән.

Гаилә башлыгы сүзләренчә, ул һәрвакыт түгәрәк йорт турында хыялланган. Ә хәзер хыял тормышка ашкан, ул үз куллары белән ярымтүгәрәк веранда булдыруга ирешкән, аңа 36 иске телевизор кинескобы кирәк булган.

Веранданың тышкы ягын төсле поликарбонат белән тышлау аркасында, йорт эчке яктан салават күпере төсләре белән тула. Койма өч мең пыяла шешәдән һәм Агыйдел елгасында табылган матур оригиналь ташлардан тора.

Йортта җиһазлар да үз куллары белән ясалган. Нәтиҗәдә чын музей экспонатлары барлыкка килгән.

Фото: "собкор02"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: