+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 июль , 10:19

Микрофонга тотынып җырлаган

Зәйнәп Фәрхетдиновага ни булган?

Микрофонга тотынып җырлаган
Микрофонга тотынып җырлаган

«Бу җырны, белмим, ничек кенә башкарып бетергән булыр идем. Ходай белә дә, үзем беләм. Ярый микрофонның «стойкасы» булды, тотынып торырга. Ваһапов фестиваленең сәхифәсеннән бу фото» – дип язган иде бу турыда Зәйнәб Фәрхетдинова үз сәхифәсендә.

Җырчы «Интертат»ка бу җырны үз репертуарына алу тарихын да йөрәккә үтәрлек итеп әйткән.

«Дөньялар тыныч булмаганда, кемнең тамагыннан тыныч кына ризык үтсен. Көн саен төрле мәгълүматлар килеп тора. Үзебезгә бөтенләй катышы булмаса да, гаиләләргә балаларының гәүдәләре табутлар белән кайтуы кемнең күңеленнән тыныч кына узсын?! Барыбызның да кайгысын бергәләп кичерәбез. Дөньяда баладан да кадерлерәк нәрсә бар? Нәрсә өчен яши кеше?

Күпме клиплар, җырлар булса да, ата-ана – бала темасы – мәңгелек тема, һәм ул һәрвакыт актуаль булачак, – дип сөйләгән Зәйнәб Фәрхетдинова «Интертат» хәбәрчесенә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/zainab-farxetdinova-yana-yryn-kocka-baskargan-yaryi-mikrofon-stoikasy-buldy-totynyrga-5867380

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: