+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июль , 13:00

Юлларыбызга гөлләр сибеләме?

Исемнәрегезне мәрмәргә түгел,ә йөрәкләргә уеп языгыз.Чарльз Сперджен, рухани.

Башкалабыз Уфа, димәк, тоташ Башкортстан да, республикабыз пайтәхетенең 450 еллыгын билгеләүгә актив әзерлек алып бара. Бүгенге сүзгә тагын бер сәбәп бар. Сентябрь аенда республика Башлыгын сайлау кампаниясе дә үтәчәк.

Хәтерле булу, әлбәттә, һәр кавемне дә күтәрә, аның әхлакый яктан өлгергәнлеген дәлилли. “Тарих – үткән заманнарга түңкәрелгән сәясәт”, – дигән сүз бар. Бәлки, шулайдыр да, әмма бөек урыс гуманисты Дмитрий Лихачев­ның: “Вакытның аяусыз көченә фәкать хәтер генә каршы тора ала”, – дип раславы күңелгә якынрак та, чынбарлыкны тулырак чагылдырадыр да. Шуңа күрә мин дә хәтер йомгагын берникадәр чишеп алырга җөрьәт иттем, чөнки зур дәүләт, тоташ халык тарихы һәркемнең хезмәте, кичереш­ләре, максатлары белән языла бит.

Тарих өчен күп гомер тоелса да, ул еллар кичәге көн кебек хәтердә.

1993 елда Башкортстан үзенә беренче Президент сайлап, вазыйфа бурычларын үтәүгә аңа фатыйхасын бирде. Елның соңгы көннәрендә үткән ул тантана әле булса күз алдында.

Күренекле фоторәссам Рамил Килмәмәтов шушы минутлардадыр Президентның эчке кичерешләр белән тулы бер мәлен күреп алган. Республика җитәкчесе фотода ифрат уйчан. Сайлауларда җиңеп чыгу шатлыгының, язмыш тантана­сының эзе дә юк аның йөзендә. Җаваплылык йөге, алдагы эшләр авырлыгы куәтле ирнең йөзенә үз мөһерен салырга да өлгергән.

“Уйлар һәм ниятләр” дип исемләнгән иде останың эше. Республика 1994 елны, чынлап та, озайлы Яңа ел каникулларсыз башлап җи­бәрде. Гыйнвар башында ук гәзитләр “Башкортстан Республикасы Конституциясен гамәлгә кертү турында” Закон бастырып чыгарды. Бер үк вакытта, озын-озакка сузмый, башкарма власть органнары структураларын яңача эшләүгә көйләү дәвам итте. Кыш айлары, гадәттәгечә, крестьян­ның бетмәс-төкәнмәс мә­шәкатьләре, шәһәрдә завод-фабрикаларны ничек тә туктатмый эшләтү өчен көрәш белән үтте.

Үзаллылык алган дәүләт­ләрен һаман юньләп оештыра алмаган элекке союздаш республикалар Башкортстан бе­лән кооператив бәйләнеш­ләрне тәмам өзде. Мәскәү исә, сәясәт белән артык мавыгып, икътисади, сәүдә мөнәсәбәтлә­ренең иң мөһиме булуын онытты. Шундый шартларда Русия Федерациясе төбәкләренә үзара бәйләнешләрне турыдан-туры җайга салудан башка чара калмады.

Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү өчен март азагында Уфага Чувашстан Республикасы делегациясе килеп төште. Шул ук вакытта, әлбәттә, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Хөкүмәтләре арасында вә­каләтләр даирәсен чикләү буенча сөйләшүләр дәвам итте. Беренче чиратта, нефть һәм аның продуктларын сатуны килешенгән тәртиптә оештырырга, таможня, икътисади хезмәттәшлекне җайга салырга, җинаятьчелеккә каршы көрәштә көчләрне тупларга кирәк иде. Әйткәндәй, ул елның ноябрендә Башкортстан Республикасының “Коррупциягә каршы көрәш турында” Законы матбугатта басылып чыкты. Документта билгеләнгән чаралар, әлбәттә, мөһим һәм вакытлы иде. Законны төгәл үтәүне тәэмин иткән хәлдә, әлеге яман чир җәмгыятебезне җәфалаудан туктарга тиеш кебек күренде. Ләкин моннан соң да дистә­ләрчә ел үтте, ә коррупция чигенү генә түгел, илнең иминлегенә куркыныч белән янаган дәһшәтле көчкә әверелде.
Ә, гомумән алганда, республика гадәти эшлекле тормышын дәвам итте. Ул елның мартында барлык ил чирәм җирләрне үзләштерә башлауга кырык ел тулуны билгеләде.

Чирәм күтәрү, билгеле булуынча, Башкортстан өчен дә гаять мөһим вакыйгага әйләнде. Урал аръягында “Баймак”, “Башкорт”, “Макан”, “Матрай”, “Урал”, “Хәйбулла” совхозлары оештырылды.

Бу елларда республикабызда 565 мең гектар яңа сөренте җирләр басу әйлә­нешенә кертелде. Хәйбулла районындагы “Матрай” совхозы байрагын – Ленин, Әбҗәлил районындагы “Урал” совхозыныкын Халыклар дуслыгы орденнары бизәде. Мин ул елларны хәтерлим һәм Украинаның Днепропетровск өлкәсеннән килгән тракторчы Сергей Музыка, Дүртөйле районының “Урал” совхозына килеп төпләнгән данлыклы комбайнчы Разих Габдрахманов белән якыннан танышлыгыма горурланып яшәдем.

Яз Башкортстан Президенты Бөтендөнья башкортла­рының беренче корылтаен үткәрү турында фәрман чыгарды. Ул елны зур күтәренке­лек белән СССРның халык рәссамы Борис Домашни­ковның, дәүләт эшлеклесе Зәкәрия Акназаровның, Баш­кортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең юбилейларын үткәрдек. Хәтердә, Мостай аганы хөрмәт итеп Елена Николаевская, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев килгән иде. Рәсүл Гамзатовны Президент кабул итте. Соңыннан бергәләп Мостай аганың рухи кәгъбәсе булган Келәшкә киттек, Кызлар тавында зур учак яктык.

Август башында Башкортстан делегациясе Русия Федерациясе белән эшләрне һәм вәкаләтләрне аныклау максатында Мәскәүгә очты. Кремльдә гаять мөһим килешү имзаланды. Аның әһәмиятен аналитиклар Русия белән төзелгән иң эчтәлекле документлар исәбенә кертте. Миңа бу тарихи актны республикабыз матбугатында яктырту бәхете тиде.

Әмма бәла бәхеттән алдарак йөри, диләр бит. Мәскәү юлындагы тузан басылып та өлгермәде, илебезгә каза килде. Койма яңгырдан соң Белорет районының Тирлән поселогындагы борынгы буа ерылып китте. Дистәләрчә кеше һәлак булды, 150 йортны ташу агызып алып китте. Рәхмәт, бөтен республика бер булып, Тирләнне тиз генә кабаттан төзедек. Яңа буасы да бар. Дөнья булгач, бәла-каза килми тормас, ләкин Башкортстанда аларны япа-ялгыз кичергән кешеләр табылмас.

Туксан бишне дә, шөкер, югары хисләргә төренеп, бөек шагыйребез Шәехзадә Бабичның йөз еллыгы белән башлап җибәргән идек тә, яңа ел тупсасын явызлык яхшылыктан алдарак атлаган икән. Чечняда канкоеш Яңа ел төнендә башланды.
Шушы ук елда яраткан язучыбыз Динис Бүләковны югалттык. Аңа илле бер яшь тулып өлгергән иде. Байтак елларны матбугатта бергә эшләгән каләмдәшемнән, дустымнан язу минем өчен шәхси фаҗига булды.

Җәйнең бер матур көнендә Илешкә, бу районга күп еллар җан өреп йөргән Тәлгать ага Рах­мановның туган көненә киттек. Тәлгать Лотфулла улының Илеш һәм республика алдындагы абруе хакында бер-ике сүз белән генә чикләнеп булмый. Аның эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатлары уникаль. “Иген буразнада үсеп чыгардан элек йөрәклә­ребездә шытып чыга”. Бу сүзләрне җир һәм икмәк өчен мөкиббән бирелгән кешеләр генә әйтә ала.

Шулай шатлык-көенечләр уртасында кайный торгач, июнь башы җитте. Бөтендөнья башкорт­ларының Беренче корылтаена 601 делегат килеп төште. Русия Федерациясе субъектларыннан 148 кеше рәхим иткән, якын-ерак ил­ләрдән дә халык күп. Украинадан – халык шагыйре Рәшит Нигъмәтинең улы Нур Нигъмәтуллин, Венгриядән – Баймак кызы Зәрия Галамбош белән җәмәгате Йожеф, АКШтан – галим Алтон Донелли, Герма­ниядән Феликс Мөхәммәтьяров бар. Корылтайны ачу тантанасында Мостай ага күкрәгеннән ташкан хисләрен шигырьгә салды.

Озак еллар, озын юллар буйлап
Ашкынышып килдек, сагынышып.
Кошлар да бит табышканда шулай
Куанадыр, канат кагынышып.

Журналист хезмәтенең дә рәхмәтле бер ягы бар. Гомер бакый тыныч тормыш күрми командировкаларда йөрү җиңел түгел, әмма мосафирлык михнәтләре очрашу-күрешүләр, танышлык, якынлык рәхәтлекләре булып әйләнеп кайта. Бер-ике тапкыр гына очрашып, танышып киткән кайбер мәлләр күңел түрендә урынны мәңгелеккә ала. Син ул кешеләрне һәрдаим хәтерлисең, сагы­на­сың, бу танышлыкның никадәр кадерле булуын яши-яши генә тирәннән аңлыйсың.

Каләм тоткан кеше өчен үз мәкаләләренең һәм очеркла­рының герое яшәгән һәр төбәк кадерле. Могҗиза булып, шул кешеләр янына гел генә барып йөрү, аларның гомер юлын һәм язмыш баскычларын байкый бару форсаты тисен иде дә бит, чынбарлык кырысрак. Тормыш мәшәкатьләре аягыбызны тышаулап кына калмый, рухыбызны да сүрелтә, йома бара. Ә ул арада вакыт та, аңа ияреп безнең гомер дә үтә.

Сиксән тугызынчы ел иде булса кирәк. Башкортстаннан күп халык Татарстанда әдә­бият һәм сәнгать көннәре үткәрәбез дип, Казанга чыгып китте. Үз йомышларым белән миңа да юл төште. Җәйнең кызу челләсе әле сүрелеп өлгермәгән, сабый кебек иркә дә, назлы да чагы. Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры каршындагы мәйданда халык күпләп җыелган. Якташларыбыз шунда корылган сәхнәдә осталыгын күрсәтә. Бөрҗәндә яшәгән дусым, искиткеч тавышлы, баһа­дир кыяфәтле Гыйльман Сәфәргалин тәүдә – “Урал”ны, аннары “Уел”ны җырлады да, тамашачылар һич канәг­атьләнмәстәй булгач, мин элегрәк ишетмәгән шигырьне “Баяс” көенә җырлап җибәрде.

Ак куянкай качты – күрдеңме?
Акбуз атлар менеп кудыңмы?
Үтә генә гомер, ай, җил кебек,
Узган гомереңне сиздеңме?

Гомернең чамасын, ке­шенең кадерен белеп яшәсәк икән!.. Җитди, зыялы, мәдә­ниятле Казан башкорт егетләрен һәм кызларын әле дә көн­ләшерлек ихласлык белән кабул итә, аерылышу­ларның озакка булмасына өмет тотып озатып кала. Өлгер, шау-шулы, егәрле Уфа, гомумән, Татарстаннан килгән кунакларсыз бер көн дә яшәмидер. Ике пайтәхет арасындагы юлның карсыз булуы, Агыйдел белән Идел дулкын­нарының һәрвакыт үрелеп агуы – һичнинди үлчәүләргә сыймас хәзинәләр.
Ә Гыйльман әлеге җыры белән нәрсәгә ишарә ясады икән? Әллә хәтерне нык сакларга дигән васыяте шул булдымы?

Гыйльман Сәфәргалинның тавышы, димәк, шул моңнарга салынган рухы, әлбәттә, онытыласы түгел. Ләкин иген ик­кән, балалар укыткан, мәгъдән чыгарган, йортлар күтәргән кешеләрнең хезмәте, язмышы, яшәү үрнәге дә, җыр кебек, һәрвакыт безнең белән булсачы. Без балаларыбызга, оныкларыбызга бүген дә Гәүһәр Фәйзуллина, Рифхәт Еникәев, Юлай Хәсәнов, Риза Яхин, Рамазан Нигъмәтуллин турында сөйләп торсакчы.

Җиңелчә уйлы кешеләрнең шулай да хәтерен яңарту кирәк. Әле каләм очыннан тамган исемнәр: Баймак районыннан – савучы һәм комбайнчы, Дүртөйледән – колхоз рәисе, Әбҗәлилдән – укытучы, Учалыдан – мәгъдән чыгаручы экскаваторчы. Хәзер гәзит бит­ләреннән төшеп калсалар, телевизор экраннарыннан югалсалар да, Башкортстанның даны заманында шундый кешеләрнең хезмәте белән күтәрелгән иде.

Гәүһәр апа белән без 1969 елның кышында танышкан идек. Республика, гөр килеп Башкортстан автономиясенә илле ел тулуга әзерләнә. Бихисап чаралар арасында совхозлар арасында үткәрелә торган юбилей эстафетасы да бар. Баймактан зур делегация килгән. Әбҗәлил районының Халыклар дуслыгы орденлы “Урал” совхозы мәдәният йортына җыелганбыз. Мәгълүм ки, хуҗалыкта дистә ярым халык вәкилләре яши, шулай булгач, чара урыс телендә бара. Данлыклы савучы буларак, Гәүһәр Садыйк кызына да сүз бирделәр. Хәтерем ялгышмаса, әлеге тантанада аңа кырык биш яшь иде, өч ел элек Социалистик Хезмәт Героеның алтын медален таккан. Апа урыс телендә сөйли, әмма, төпкел башкорт авылы кызы булгач, сөйләве шома түгел, “юбилей” дигән сүздә басымны беренче иҗеккә сала. Залда шырык-шырык көлешкән тавыш ишетелсә дә, ирексездән хаталану мәрәкә генә булып яңгырый. Тел кытыршылыгы, чыннан да, халыкларны ерагайтмас иде, ул мөнәсәбәтләр җылылыгын, йөрәкләрнең бер-берсен аңлый алу сәләтен дәлилләгән бер фактор гына булды.

Авыр эш дәртле, көчле кешеләрне дә аямый. Гәүһәр апа да алтмышын үткәрер-үткәрмәстән гүр иясе булды. Хәер, һәр очрашуыбыз минем өчен бәйрәм булган байтак кешене хәзер төштә генә күрәм. Бервакыт шулай Туймазы районыннан урманчы Йосып Фәрраховка СССР Дәүләт премиясе бирү турында хәбәр килеп төште. Ул бүләкләрнең язучыларга, фән эшлекле­ләренә, конструкторларга тапшырылуын беләбез, ә менә урманчылардан шундый дәрә­җәгә ирешкән Йосып Тимербай улы Башкортстаннан беренче кеше булгандыр. Мондый вакыйга гел генә булып тормый, шуңа күрә редакциядәге һәммә эшемне ташлап, Туймазыга чаптым. Урман питомнигында Фәрраховны барып таптым, очерк язып, гәзиттә бастырдым, хәтта радио аша да сөйләдем.

Ул чакта Йосып Фәррахов питомникта нарат үсентеләре үстерсә, Николай Морозов аларны текә тау битләүләренә утырту технологиясен эшләгән иде. Ә инде Николай Филиппович – үзе бер легенда. Мин танышкан чакта Морозов – исеме бөтен илгә таралган урманчы иде. Әгәр Йосып Фәр­рахов белән бергәләп алар ылыслы агач орлыкларын кара көздән чәчү технологиясен кертсә, Морозов, агач утыртып, чокырларны каплау, елга ярларын, ялангач тауларны урманлы итү буенча эш башкарды.

РСФСРның атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты дөньядан киткәндә аңа җитмеш тә тулмый калды. Үкенечле: карагайга да өйлек агач булып үсеп җиткәнче йөз-йөз егерме ел кирәк, ярый да туймазылылар рәхмәтле, хәтерле. Шәһәр урамнарының берсе данлыклы урманчы Николай Морозовның исемен йөртә. Шунда ук, шул хәтерне ныгытып, аның черү белмәс карагачтан юнып эш­ләнгән һәйкәле тора. Әйткән­дәй, Николай Филиппович – тумышы белән урманга бик бай булмаган Ырынбур якларыннан. Агач кадерен белүе шуннан килмиме икән?

Хезмәт батырлары, әл­бәт­тә, хәзер дә бардыр, ләкин аларны кем белә? Кайчандыр мәгъдән актарган экскаваторчы Рамазан Нигъмә­туллин белән гомерен балаларга багышлаган мөгаллим Юлай Идрисов, мәсәлән, кемгә хаҗәт?
Рамазан Муллагали улын Учалы карьерында тәү тапкыр күргәч тә: “Баһадирлар шулай була икән”, – дигән фикергә килгән идем. Чынлап та, зур гәүдәле, йөзеннән елмаю кит­мәгән бу ир-арыслан әкияттән җиргә кайткан тау батырына охшаган иде. Беренче кү­рүемдәге шүрләвем юкка булган икән. Азак, якыная төшкәч, Рамазан абыйның балалар кебек эчкерсез, гади кеше булуына инандым.

Хәбәрчеләргә үз геройлары белән күпчелектә эштә очрашып-сөйләшергә туры килә. Ә мин бирегә юл төшкәндә Нигъмәтуллиннарның Яңа Учалы бистәсендәге кунакчыл йортын хуш күрә торган идем. Ләкин бу килүемдә Рамазан ага туып үскән авылы Иманголга алып китте. Монда “Коммунар” колхозы рәисе булып дустым Рәшит Әхмәтҗанов эшли. Әллә вакыты туры килдеме, әллә геройның кәефе шулай булдымы, бу очрашуда мин Социалистик Хезмәт Герое, СССРның мактаулы таучысы Рамазан Нигъмәтул­линның әлегәчә йомык булган эчке сыйфатларын яңадан ачкандай булдым. Гомумән, ил алдында даннары балкып торган кешеләр көндәлек тормышта ифрат гадилеген саклап кала иде.

Үз гомеремдә гадилеге белән бөек шактый кеше белән таныштым. Бу очрашулар, бәлки, гәзит-журнал битләренә юллар булып та тамгандыр. Әмма, яши килә, ул кеше­ләрнең күңелең түрендә янып калуына ышанасың. Баксаң, бу абыйлар, апалар тормышыбызны яктыртып та, җылытып та барган икән.

Дүртөйле районының К. Маркс исемендәге колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникәев турында канәгатьләнеп сөйләрлек бер юл да яза алмаганыма хәзер үкенәм. Моны башкалар эшләде. Рифхәт ага республи­каның йөзек кашы булырлык хужалыкны җитәкләсә дә, йөзенә дә, кылыгына да тәкәбберлекнең тамчысын да чыгармады. Аның тышкы пөхтәлеге эчке булмышы белән гармонияле берлектә иде. Гомумән, “Карл Маркс”ка аяк басу белән тәртип, пөхтәлек, таләпчәнлек дөньясына килеп керәсең. Еникәевнең Дүртөйледә дә, республикада да абруе шулкадәр бул­гандыр, аның хезмәттәше, “Победа” колхозы рәисе Хәвис Каюмовның: “Әгәр Рифгать Салиховичның кадакны бер урынга какканын күрсәң, икеләнмичә үзеңнекен дә шунда кага аласың”, – дип әйткәне хәтердә. Ышаныч һәм хөрмәтен хуҗалык җитәк­челәре шулай образлы белдерү осталыгына да ия иде.

“Тамыры ерак агачның гомере озак”, дип расласалар да, ил тоткасы булган ирләр, апалар илне иртәрәк калдырып китте. Форсат төшсә, мин СССРның халык укытучысы, Әбҗәлил районының Янгел урта мәктәбе директоры Юлай Хәсәнов белән укыту, тәрбия мәсьәләләрен уртага салып сөйләшер идем. Мәләвез районындагы данлыклы комбайнчы Шәфыйк ага Буранов та хәзер басуларны иңләми. Туймазы якларында карагайларны байтак еллар Фәрраховның улы Рафаэль үстерде. Аларны сагынган, тормышын олы шәхесләр үрнәгендә үтәргә тырышкан бер мин генә түгелдер.

Гомер асылы – яшәлгән елларда түгел, ә үтелгән юлларда.

Марсель Котлыгалләмов.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: