+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июль , 11:47

Күңелле күрешү

Мар. Сәлимнең “Тавык көлкесе” дигән китабы чыкты.

Күңелле күрешү
Күңелле күрешү
Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының Уфадагы фирма кибетендә республикабызның халык язучысы, атаклы сатирик Мар. Сәлимнең “Тавык көлкесе” дигән яңа китабы сатуга чыгу уңаеннан автограф-сессия узды.

“Тавык көлкесе” – язучы-сатирикның “сайланган-җайланган” әсәрләренең икенче томы. Беренче “Тишекле таш” китабы 2020 елда дөнья күрде һәм тиз арада халык арасында таралып та бетте.

– Хезмәт юлымның сатира һәм юмор журналыннан аерылгысыз булуы белән бәхетлемен, – диде “Һәнәк”нең 1980-2010 еллардагы легендар баш мөхәррире Марсель Шәйнур улы, автограф-сессиягә килгән әдәбият сөючеләр алдында чыгыш ясап.

Ул мәктәп елларында ук язган шаян шигырьләрен укыды, тарихи вакыйгаларга бай тормыш һәм иҗат елъязмасының фәһемле һәм кызыклы битләре белән таныштырды.
 
– Марсель Сәлимов – күпкырлы талант иясе, Бөтендөнья башкортлары корылтае эшчәнлегенә дә үз өлешен керткән шәхес. Әгәр халык белән очрашуларда ул катнашса, аралашу һәрчак җанлы, күңелле, мәгънәле үтә, – диде тарих фәннәре кандидаты Нурислам Калмантаев һәм шаярып әйтеп куйды:
 
– Без аның белән республиканың төрле төбәкләрендә булдык, ә ул: “Мин – синең лекцияләреңдә күргәзмә материал”, – дип шаярта иде. Бүген менә мин аның кичәсендә шундый рольне үтим.

“Китап” нәшрияты директоры вазыйфасын башкаручы Эльмира Хәйретдинова Марсель Сәлимовның һәр китабы әдәбият сөючеләр тарафыннан көтеп алынуы, аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып укуы хакында әйтте. “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов басманы өч дистә ел җитәкләгән остазы Марсель Шәйнур улының башкорт юморын үстерүдәге бәяләп бетергесез зур хезмәтен билгеләп үтте.

Уфа шәһәренең Дим районыннан килгән ветеран-волонтёр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Миңлегөл Мәсәгутова залда утыручыларга “Ветеран Башкортостана” гәзитен таратты. Бу басмада “Батыр ярасыз булмый” повестеның Краснодарда урыс телендә аерым китап булып чыгуы турында мәкалә басылган икән.
Яңа китапның мөхәррире Гөлназ Фазлыйәхмәтова һәм бизәүче-рәссамы Артур Вәсилов, язучы-сатирик Марат Әминев, шагыйрь Нәфис Акколов, “Йәншишмә” гәзитенең җаваплы сәркәтибе Лилия Фазлетдинова, Русия “Белем” җәмгыятенең Башкортстан бүлеге әгъзасы Лена Йосыпова һәм башкалар үз фикерләрен әйтеп, юмористның автографлы китабына ия булдылар.

Безнең Туймазы районы кешеләре өчен Мар. Сәлимнең яңа китабы бигрәк тә якын, чөнки аның берничә дистә бите эш сөючән, булдыклы, батыр якташларыбызга багышланган. Ә инде “Батыр ярасыз булмый” повесте героеның прототибы – Кандракүл авылында туып-үскән һәм әле дә шунда яшәүче Раян Баһаветдинов. Моннан ярты гасыр элек ул халык язучысы белән бергә Польша Халык Республикасындагы совет гаскәрләре төркемендә хезмәт иткән. Ул вакытта сержант Баһаветдинов – автовзвод командиры, өлкән лейтенант Сәлимовның урынбасары булган. Менә шулай.
 
Күңелле автограф-сессия фотосессия белән тәмамланды.

Наҗия ГӘРӘЕВА,
“Алтын башак” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Туймазы районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: