Моның тагын бер ягы бар иде әле. Ул сөтне беркем дә бит чиләкләп алып кайтмый, ярты литр чамасы кайтып торса – җитә. Сенаж-силосы да шулай, бер капчык алып кайтсаң, абзарыңдагы бөтен малың тук була. Бер сыердан артык асрарга рөхсәт юк иде безнең якта. Шуңа мал азыгы артык күп кирәкми иде. Көндәлеге кайтып торса – Аллаһка шөкер. Артыгын алсаң, артык эш кенә була – чыгарып түгәргә кирәк. Шуңа күрә аз-азлап кына көн саен урлашу намуслылыкның бер чагылышы кебек тоела иде.
Аннан соң үзгәртеп корулар башланды. Бөтен җирдә бөтен нәрсәне үзгәртергә тырыша башладылар. Ил үзгәрде. Власть үзгәрде. Кешенең асылы гына үзгәрмәде.
Кибет киштәләре Горбачевның пеләше кебек ялтырап калгач, шәһәрдә дә, авылда да бурлык хуҗа булып, күкрәк киереп йөри башлады. Авыл җирендә эчкечеләр артты. Бу үзгәрешләр китергән күңел тетрәнүләренә дә бәйле булгандыр инде. Моңарчы, рәхәт тормышка күчеп, бәхетлерәк яши башларбыз, моның өчен армый-талмый эшләргә генә кирәк дип, ихлас күңелдән тир түккән авыл халкы ул чорда бераз аптырап калды. Кулыннан эше төште.
Эш коралын рюмкага алмаштырган төркемнәр барлыкка килде. Тормышның төбенә төшеп, юешләнеп беткән менә шундый адәмнәр авыл кешесенең җайлы яткан бөтен нәрсәсен дә эләктерергә күнегеп китте. Көрәк-сәнәк тә, балта да, чүпрәк-чапрак та булырга мөмкин ул. Бер очта урлыйлар да икенче урамга илтеп саталар, шул акчага өченче урамда көмешкә сатып алалар. Аяк астында уралып йөргән кош-кортыңны да эләктерергә мөмкиннәр, кабымлык та кирәк бит.
Алкашлар гына урлашса, бер хәл әле. Тормыш дулкынында көймәләрен коры тотарга күнеккән халык та читтә калмады. Боларына эрерәк әйберләр кирәк иде. Шул рәвешле, колхозның бөтен мал-туары, тимер-томыры, бер сүз белән әйткәндә, сатарга мөмкин булган бөтен нәрсәсе кыска вакыт эчендә урланып бетте. Ләкин моңа артык игътибар итүче булмады. Гәзитләрдә әллә ничәшәр миллион урлаган оста бурлар турында язалар иде, халык шуларга кызыгып калды бугай.
Соңрак илнең байлыгын бүлешү ыгы-зыгысы башланды. Монда инде җинаять тәхетенә “талау” дигән нәрсә менде. Урам уртасында көпә-көндез талап китәргә дә мөмкиннәр, йортыңа килеп таларга да күп сорамыйлар. Бугазыңа – пычак, маңгаеңа пистолет терәсәләр, үзең дә илтеп бирергә мөмкинсең… Бурлык чорын без сагындык хәтта. Мондый күренешләр янында бурлык җинаять булып тоелмады, ул бишектә яткан бер гөнаһсыз сабый кебек күренде. Кадерле иде ул шундый...
Бала… Балдан да татлырак…
Әнә шул сабыйның үсеп җитүен без үз күзләребез белән күреп тордык. Вакыт-вакыт башыннан сыйпап иркәләп тә алдык, шуклыкларын күреп елмайдык, уңышларын күреп сөендек. Бишектәге шул баланың үсеп, тәпи киткәнен дә сокланып күзәттек, теле ачылганда һәр сүзенә шатланып кул чабып тордык. Үзебезчә сөйләшергә дә өйрәтмәкче булдык. Ә ул матур да, батыр да егеткә әверелде, булдыклы да иде – адым саен эшен киңрәк җәелдерә барды. Һәм көннәрнең берсендә безнең тормышыбызга тулысынча аның хуҗа икәнен аңладык. Без инде үз иркебез белән берни дә эшли алмыйбыз, һәр гамәлебез, барлык хәрәкәтебез аның белән бәйле иде. Тик без аны гаепләргә дә, куып җибәрергә дә, һәлак итәргә дә ашыкмадык. Һәм бу безнең кулыбыздан да килми иде.
Үзебез карап үстергән бала ич ул...