+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 июль 2024, 06:35

Кавказ авылдашларны җыйды

Чакмагыш районында үткән бәйрәмдә көньяк кайнарлыгы да, дәртле җыр-бию, уеннар да, сый-нигъмәт тә мул булды.

Кавказ авылдашларны җыйдыКавказ авылдашларны җыйды
Кавказ авылдашларны җыйды


...Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Кояш үзенең җылы нурлары белән иркәли. Иртән-иртүк Кавказ авылының Әрдәшировлар урамы моңлы җырларга, бию көйләренә күмелде. Бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Бер як читтә самавыр кайный, тәмле пылау пешә. Менә авылдашлар, бәйрәм кунаклары җыела башлады. Кыскасы, урам гөж килеп тора, күчтәнәчле, сыйлы табын да әзер.

Авыл халкын һәм бәйрәмгә килүчеләрне борынгы көнкүреш әйберләре күргәзмәсе, шулай ук, “Мәктәп еллары искиткеч!”, “Без ничек яшь идек?” дигән фотокүргәзмәләр каршы алды. Архив фотолары тирән кызыксыну уятты, чөнки элек урамның, киемнәрнең, көнкүрешнең ничек булганын барысының да беләсе килә. Бу күргәзмәләр­не Иске Калмаш модельле китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Зөлфия Сабгыянова әзерләде.
Кавказ авылы кызлары, чараны оештыручылар – Уфа шәһәрендәге 94нче гимназиянең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Хөсәенова, Чакмагыш авылының “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Салихова – шагыйрь­ләребезнең туган як, туган җир, туган нигезгә багышланган шигырьләрен укый-укый, бәйрәмне башлап җибәрде.
Яшәр өчен, бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечесенә –
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Әйе, туган як – һәркайсыбыз өчен җир йөзендәге иң кадерле, һәр кешенең йөрәгенә тынычлык бирә торган урын ул.
Тарихи документларга күз салсак, Кавказ авылының, ким дигәндә, 100 еллык тарихы бар. Быел аның төзелүенә – 98 ел. Үзенең уңган кызлары, булдыклы егетләре, килен-кияүләре белән дан тота безнең авылыбыз. Авылда яшәү өчен бөтен уңайлыклар бар: уты, суы, газы, юлы... Әмма дөнья көтәр, балалар укытыр өчен авылдашларыбыз тирә-якка таралышкан. Әлеге вакытта авылны Әнисә Гыйззә­туллина, Флүзә Хөсәенова, авыл старостасы Клара Нурисламова, Лида һәм Салават Маһияровлар, Радим Ямаев саклап-курчалап яши. Авылдашлары аларга бик рәхмәтле. Тәрәзәләрдә утлар яна икән, димәк, авыл яши, аның матур исеме саклана, дигән сүз.
Кавказдан Бөек Ватан сугышына киткән өч сугыш ветераны исән-сау әйләнеп кайтып, гомерләрен авылда намуслы хезмәттә үткәргән. Болар – Сафуан Гыйззәтуллин, Шәйхулла Насыйбуллин, Гарифҗан Хәнәфин. Алар инде барысы да мәрхүм. Кавказ башлангыч мәктәбе 1926 елда ачыла. Беренче укытучы Гаяз Агиев була.
Бакыйлыкка күчкәннәр дә искә алынды. Иске Калмаш авылы мәхәлләсенең “Зәйтүнә” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Кашаев аларның рухына дога кылды.
Бәйрәмдә Чакмагыш муниципаль район Советы секретаре Фаил Ишморатов, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Глүсә Арнаутова, Ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева, авыл старос­тасы Клара Нурисламова, 1971-76 уку елларында башлангыч сыйныфларны укыткан Ралина Гыйз­зәтуллина һәм авылдашлардан Фәния Гайсина, Кавказ авылы килене Рәфисә Вәлиева, авылга нигез салучы Миран Әрдә­шировның Мәскәүдән кайткан якын туганының чыгышлары яңгырады. Котлаулар, авылдашлары турында кызыклы истә­лекләр бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде. Авыл үзешчәннәре якташларына дәртле җыр-биюләр бүләк итте. Чараны музыкаль яктан Иске Калмаш урта мәктәбенең музыка укытучысы Финал Сәлимгәрәев бизәде.
Милли уеннар, уен-көлке, җыр-бию озак дәвам итте. Бер зур гаиләдәй ихлас сөйләшеп-серләшеп, күңел ачып утыру кичкә кадәр барды. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Күптән күрешмәгән авылдашларның, сабакташ­ларның йөзләрендә елмаю, шатлык, чиксез рәхмәт хисләре балкыды, туганнарча эчкерсез аралашу күңелләрне күтәрде. Бәйрәмнең исеме дә бит “Саумысыз, авылдашлар!” дип атала. Мондый бәйрәмнәр авылдашларны очраштыра, үткәннәрне җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта.

Зөлфия САБГЫЯНОВА,
Иске Калмаш модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас