Шулай ук, Уфа үзендә әлегә кадәр гаҗәеп серләр саклый. Шуларның берничәсен туган якны өйрәнүче, мәгариф хезмәткәре Янина Свице әзерләгән язмаларны файдаланып, гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Аксаков – Болгария башлыгы?
Бу хәбәр күпләрне шаккатырыр, мөгаен: Аксаков Болгария кенәзе була язган. Әмма сүз Уфада туган һәм әдәбият сөючеләргә киң билгеле “Аленький цветочек” әсәренең авторы Сергей Аксаков турында түгел, ә аның улы – Бәләбәй районының Надеждино авылында дөньяга килгән Иван Сергеевич турында. Ул да әтисе кебек язучы булган, ләкин ул күбрәк поэзия һәм публицистика белән кызыксынган.
Иван Аксаков еш кына хакимнәр белән конфликтка керә торган булган һәм ул аларны халыктан аерылуда, гади кешеләр мәнфәгатьләреннән ераклашуда, алар белән аралашмауда гаепләгән. Иван үзе дә чиновник дәрәҗәсендә була. Аның Константин исемле абыйсы да булган.
– Алар икесе дә үзләрен актив җәмәгатьче буларак таныта. Журналистика белән шөгыльләнү Аксаковларга үзләренең кыю фикер-тәкъдимнәрен халыкка җиткерергә ярдәм итә. Иван урыс-төрек сугышы башлангач, болгарларны яклап чыгыш ясый, – ди эзләнүләрендә Янина Свице.
Иван Аксаковның мәкаләләре дөнья күргән гәзитләрне властьлар икенче көнне үк япкан. Аның шәхси һәм еш кына ил сәясәтенә туры килеп бетмәгән фикерләре “югарыдагы”ларда ризасызлык тудырган. 1877-78 еллардагы урыс-төрек сугышы елларында Иван Аксаков Мәскәү славян комитеты рәисе була. Аның фикеренчә, әлеге сугыштан соң кул куелган “Берлин трактаты” Болгария өчен “хыянәт” була. Мәскәү “каланчасы”ннан яңгыраган әлеге кыю фикерен һәм аның болгар халкы язмышы өчен борчылуын исәпкә алып, болгарлар аны үз дәүләтенең башлыгы итеп сайларга уйлый.
– Иван һәм Константин кыю фикерле журналист һәм публицист буларак, Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле шәхесләр була. Иванның болгарларга карата уңай фикере бу илдә аңа ихтирам уята. Совет власте урнашкач, болгарлар Аксаковларның дворяннар булуын исәпкә алып, үз тәкъдимнәреннән кире кайта, – ди туган якны өйрәнүче.
Чынлыкта Иван Сергеевичны чит илдә “тәхеткә утырту” уе җитди була. Әмма мондый хәлгә юл куймас өчен Аксаковны Мәскәүдән куалар һәм славян комитетын ябалар. Язучы бу хәлдән соң да җәмәгатьчелек эшен ташламый. Әмма көчле авыру аның хәлен нык алган була. Бәхеткә, ул Болгария иленә китми һәм властька кенәз Александр Баттенбергны утырталар.
Уфа крепосте беркайчан да җиңелмәгән!
Гаҗәп һәм ил тарихында үзенчәлекле хәл: Башкортстан башкаласы гасырлар дәвамында бик күп һөҗүмнәргә дучар ителгән, әмма Уфа крепостен беркем дә яулый алмаган.
Тарихны өйрәнүче сүзләренә караганда, чынлап та ышанмаслык хәл: нинди генә сугышларда да крепостьны буйсындыра алмаганнар. Ихтимал, аның сәбәбе Уфаның илдәге “кайнар нокта”лардан ерак булуындадыр.
– Пугачев восстаниесе вакытында баш күтәрүчеләр илдәге өч крепостьны гына кулга төшерә алмаган: Казандагы кирпеч крепость, (әмма шәһәрнең үзен буйсындыруга ирешәләр), чын таш бастионга әверелгән Ырынбур һәм бернинди яклаучысыз диярлек калган Уфаның гадәти агачтан эшләнгән крепостен... Билгеле, бу хәлләргә кадәр Уфа крепосте берничә тапкыр яна да. Әмма аны дошманга бирмиләр. Моңа да аңлатма бар: Уфа крепосте тауда урнашкан һәм баш күтәрүчеләргә каршы көрәштә, крепостьны обороналауда дворяннарның һәм сәүдәгәрләрнең актив катнашуы да мөһим роль уйный. Крепостьның пугачевчылар кулына төшүеннән бик курыккан алар һәм җиңелгән хәлдә үзләренең дар агачына эленәчәкләрен яхшы аңлаган, – ди Свице.
Беренче цирк кайда урнашкан?
Башкалабызның Октябрь проспектындагы дәүләт циркы соңгы елларга кадәр шәһәрнең үзенчәлекле бизәге һәм республиканың иң ерак районнарыннан төрле яшьтәге тамашачыларны үзенә тарткан серле үзәк иде. Ә менә узган гасырда цирк бөтенләй башка урында урнашкан булган.
Цирк сәнгате осталары башта әлеге физкультура институты урнашкан бинада чыгыш ясый. ХХ гасыр башында Коммунистик урам, 67 санлы ул бинага ресторатор Дмитрий Кляузников хуҗа була.
– Кляузниковның кунакханәләре һәм рестораннары була һәм ул бинаны бары тик арендага гына ала. Уфада Маяковский мәйданыннан ерак түгел урында – шапито циркы, Кляузниковның театры урнаша. Анда тәрәзәләр бинаның икенче каты биеклегендә булган һәм соңрак аны үзгәртеп коралар. Аның эчендәге түгәрәк арена цирк артистларына да чыгыш ясау өчен уңайлы була. Шундый түгәрәк сәхнәдә цирк осталары Гражданнар сугышы башланганчы тамаша күрсәтә.
Нижегородка бистәсе ничек барлыкка килгән?
Нижегородка тарихы кызыклы мәгълүматлар белән үзенчәлекле. Башкала халкы телеүзәктән тау астына таба сыенган бистәне һаман да авыл дип кабул итә.
Чынлыкта аңа Түбән Новгородтан күченеп килүче кешеләр нигез салган һәм халык аны Нижегородка бистәсе дип йөртә башлаган.
Узган гасырларда хакимнәр шәһәрнең әлеге Нижегородка ягына таба үсүен һич тә хупламаган. Аның тыныч, урман янәшәсендә урнашуына карамастан, еш кына биредәге йортларны сүттереп, анда яшәүчеләрне шәһәргә күчерергә тырышып караган, әмма бу ниятләре барып чыкмаган.
– Нижегородканы шәһәрдән аерып карарга ярамый, чөнки биредә шәһәрдәге тире эшкәртү һәм башка заводлар, кәсепчеләр өчен чимал җыеп тапшыручылар яши. Халкының күбесе шәһәргә килеп хезмәт сала. Әгәр авылны юкка чыгарсалар, бу хәл аларның күченеп китүенә сәбәпче булачак. Бу, үз чиратында, шәһәрдә башка проблемалар тудырачак, – дип яза шәһәр сәүдәгәрләре 1867 елда Шәһәр думасына хатында.
Уфа башлыклары бу тәкъдим белән ризалаша һәм Нижегородка бистәсендә яшәүчеләргә, читтән килүчеләргә җир бирелә башлый. Еллар үтү белән биредә халык саны һәм кәсепчеләр күзгә күренеп арта.
Истәлекләргә караганда, илдә крепостное право бетерелгәннән соң, Нижегородкада эре җир хуҗалары барлыкка килә. Хәтта тире эшкәртү заводлары, кирпеч заводы һәм шырпы җитештерү фабрикасы эшли башлый.
Профсоюзлар йорты нигезе – чиркәүнеке
Шәһәрнең Карл Маркс урамы буйлап йөргәндә, Профсоюзлар йортына игътибар итми калган кеше сирәктер. Берәүләрне ул мәһабәт үзенчәлекле бина буларак җәлеп итсә, икенчеләрен, мөгаен, бу урынның тарих белән бәйле булуы уйландыра торгандыр. Аннары, Профсоюзлар йортының урам уртасында төзелүе дә гаҗәп күренә. Ә аның сере биредә байтак еллар элек халыкка хезмәт иткән Александровка чиркәве белән бәйле. Биредә император Александр I “эзләре” саклана.
– Александр I Уфага 1824 елда килә һәм ил хакимнәре арасында биредә иң озак торучы булып тарихта кала. Ул биш көн дәвамында шәһәр тормышы, урындагы эшләр белән таныша, сәяхәт итә һәм шушы сәфәре вакытында төзеләчәк чиркәүнең беренче нигез ташын сала. Әмма чиркәүгә Александр исеме бирелү императорга хөрмәт күрсәтү белән бәйле түгел, ә бөек полководец Александр Невскийның исемен мәңгеләштерү максатында була.
Уфа дворяннары императорга бу чиркәү төзелешен озакка сузмаска вәгъдә итә, ләкин ул 11 елдан соң, 1835 елда гына сафка баса.
Еллар үтү белән Александр чиркәвенең тышкы йөзенә үзгәрешләр кертелә. Хәтта аерым бер вакытта анда завод та урнаша...
Шәһәрне ачлыктан кем коткарган?
Уфаның мактаулы мэрлары арасында америкалы Уолтер Белл дигән кешенең дә булуын, мөгаен, күпләр белми дә торгандыр. Мондый югары дәрәҗәгә ул 1920 елда Идел буе төбәкләре халкы ачлыктан җәфаланганда АКШның гуманитар ярдәм миссиясенә җитәкчелек иткән өчен ия була. Шәһәрдә америкалының эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматларны тарихчы Наил Усманов туплаган.
Уолтер Белл республикада яшәүче меңнәрчә кешене ачлыктан – үлемнән алып калырга ярдәм итә. Үзе тиф чире белән авырый. Бу хәлдән соң, шәһәр халкын әлеге куркыныч чиргә каршы прививка эшләтергә үгетли. Полковник дәрәҗәсендәге чит ил гражданы шәһәргә килгән гуманитар ярдәмне башка шәһәр-авылларга озату юлларын оештыра. Халык күмәк яшәгән төбәкләрдә тимер юл хәрәкәтен җайга салуда ярдәм итә. Рәхмәт йөзеннән уфалылар америкалыга аю баласы бүләк итә һәм урман җәнлеген ул һәрвакыт үзе белән йөртә торган була.
Белл, АКШның Русиягә әлеге миссиясе төгәлләнгәннән соң, илебездән үзләренә кайтып киткән соңгы америкалыларның берсе була. Русиядә аңа берничә дәрәҗәле, мактаулы исем дә бирәләр. “Уфаның почетлы һәм гомерлек (пожизненный) мэры” – шуларның берсе.
Черниковка – башкала үзәге?
Башкаланың Черниковка районы тарихында да гаҗәеп вакыйгалар бар. Сугыштан соң аны немец әсирләре төзегән икән, дип тә сөйлиләр. Эшчеләр поселогы буларак, аны шәһәрдән аеру планы да булган. Ә көтелмәгән карар турында, ихтимал, күпләр беренче ишетәдер.
Заманында Черниковканы “киләчәк шәһәре” буларак үстерергә уйлаганнар. Әйткәндәй, Уфадагы иң беренче лифтларны да башта биредә урнаштырганнар. Тагын да кызыклырак факт шул – власть Черниковканы Уфаның үзәк өлеше буларак үстерү планын да йөрткән.
– Бөек Ватан сугышы башланганчы шундый план булган. Мин бу турыда 1930 еллардагы матбугат тарихын өйрәнгәндә укыдым. Шул елларда хәтта район советы башкарма комитетының, башка административ биналарның Черниковкага күчереләчәге һәм ул “киләчәк шәһәре” буларак кабул ителүе турында хәбәрләр бар, – ди тарихчы Свице.
Әмма, ниндидер сәбәпләр белән Черниковка да, Уфа шәһәре дә “үз урыннарында” кала. Әйткәндәй, билгеле архитектор Маргарита Куприянованың әлеге районның архитектур йөзен үзгәртү белән бәйле зур тырышлык салуы Черниковканы башкаланың кабатланмас һәм үзенчәлекле юлдашы итте.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.