+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 август 2024, 10:27

Дәваханәдә

(Көнчыгыш дәфтәреннән)

ДәваханәдәДәваханәдә
Дәваханәдә

Дәваханә палатасында ике авыру ята иде. Икесе дә урыннарыннан кузгалырлык хәлдә түгел. Берсе – стена буенда, тик аның янында – шәфкать туташын чакыра торган кнопка. Ә икенчесе тәрәзә янында – аңа урам, тыштагы дөнья күренә.

Стена буенда яткан кешегә бик күңелсез, аның да урамга карыйсы, дөньяны күрәсе килә. Әмма тәрәзә берәү генә һәм тәрәзә янында ятучы бар.

Тәрәзә янында яткан авыру аның хәлен аңлый. Шуңа да тегенең күңелен күтәрергә теләп, тышкы дөнья турында сөйләргә иренми. Күргән барысын да күршесенә сөйләп бара.

Урамда сибәләп вак яңгыр ява... Кешеләр чатыр тотып ашыгалар... Агачлар яшел яфракка төренә... Яшеллеге күзнең явын алырлык, язгы яшеллектән дә хозуррак нәрсә дөньяда юк бугай, карап күзләр туймаслык инде менә... Урам буйлап машиналар уза. Әй, ниндиләре генә юк хәзер аларның... Әнә, берәү чак машина астына керми калды да йодрыкларын төйнәп сүгенә-сүгенә ары китте... Әнә, тегендәрәк гашыйклар сер­ләшеп бара. Бигрәк матур парлар инде, әһә, үбешәләр. Горько!

Шул рәвешле, спорт уенна­рының комментаторы шикелле, тәрәзә буенда яткан авыру һәр мизгел белән күр­шесен таныштыра, аның кү­ңелен күтәрергә тырыша.

Бер төнне кинәт аның чире көчәеп китте дә ул күршесенә медсестраны чакырырга кушты. Тик күршесе ни өчендер чакырмады. Йоклаган булып кыланды. Ә иртәнгә тәрәзә янында яткан авыру дөнья куйды.

Төш җитүгә палатага яңа авыруны китерделәр. Ә электән стена буенда яткан кеше үзен тәрәзә буена күчерүләрен сорады. Күчерделәр. Һәм ул тәрәзәдән тышкы дөньяга бакты... Һәм... Тәрәзәдән күрше­дәге йортның соры стенасы гына күренә иде. Урам да, кешеләр дә, бернинди тормыш та юк. Нибары соры стена гына. Ул шул сорылыкка карап озак ятты. Һәм кич җитүгә генә күршесенә сүз катты:

– Беләсеңме... Әгәр төнлә минем чирем көчәйсә, шәфкать туташын чакырма, яме.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас