Язылучыларыбыз аның әче язмышы белән таныш, бүгенгесе белән дә кызыксынучылар бар. Лилия "Ирек мәйданы"ның берничә соравына җавап биргән.
Ул авырып алган, хәзер дәваланып, кабат эшенә чыккан икән.
"— Лилия, соңгы арада югалттык бит сине, ничек хәлләрең?
— Яз көне бозлавыкта бар гәүдәм белән бер кулыма егылдым. Шуңа бер ай тирәсе өйдә дәваланырга туры килде. Апам — шәфкать туташы. Ул мине карады. Хәзер, шөкер, савыктым. Барысы да әйбәт. Эшемне дәвам итәм", - дигән Лилия.
Ул фатирында үзе генә яши. Ашарга үзе пешерә. Бар нәрсәне үзенә җайлаштырып ясаткан. Эшкә Казандагы “Ярдәм” фондына йөри.
"— Элекке ирең Ришат белән аралашасызмы?
— Ул бик сирәк кенә яза. Җавап бирәм. Үземнең язганым да, шалтыратканым да юк", - дип җавап биргән Лилия.