+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 август , 19:00

Ябыгам, чибәрләнәм дә...

"Башкорт хуҗабикәсе" киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Ябыгам, чибәрләнәм дә...
Ябыгам, чибәрләнәм дә...

Соңгы вакытта блогерлар  ашказанын кечерәйтү буенча операция ясап, ябыга.  

 Әйтик,  Гөлия Вәлиәхмәтова, Эльвина Сибгатовалар әлеге операцияне ясатып, бик нык ябыктылар. Аз гына вакыт эчендә күзгә күренеп үзгәргән Эльвина «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхелисламованы да дәәртләндергән. Ул да хәзер шушы процедура белән ябыкмакчы.

«Мин ашказанына шунтирование ясатырга булдым. Эльвина да ашказанын кечерәйтте. 1 ай эчендә 20 килога ябыккан. Куркыныч инде. Альбертка: «Мин эшләтәм дә, 1 елдан үлмәсәм, син дә ясатырсың», – дидем. Мин үлсәм, ичмасам, Азалияне карарга кеше булыр.  

Ләкин операциядән соң болай тәмләп ашый алмам инде мин.

Кыскасы, ябыгам, чибәрләнәм дә «Гламур башкорт кызының гламур тормышы» дигән блог алып барачакмын», – дип соңгы хәбәрләр белән уртаклаша ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: