+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 август 2024, 07:25

Чувашстаннан коллегаларыбыз кунакка килде

Бүген "Кызыл таң" редакциясендә Чувашстаннан килгән коллегаларыбыз белән очрашу булды.

Чувашстаннан коллегаларыбыз кунакка килдеЧувашстаннан коллегаларыбыз кунакка килде
Чувашстаннан коллегаларыбыз кунакка килде


"Хыпар" нәшрият йортының балалар басмалары мөхәррире Елена Атаманова белән хәбәрче Татьяна Ишмуратова Башкортстанга эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, дуслык җепләрен ныгыту нияте белән килгән. Очрашуда "Кызыл таң" гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдинов редакциянең тарихы белән таныштырса, Чувашстаннан килгән кунаклар да гәзит-журналларының тарихы белән таныштырды. Җанлы сөйләшү вакытында эш алымнары белән уртаклашып, уртак проблемалар барлыгы да ачыкланды.
- Авылларда почта хезмәткәрләре җитми, шуңа күрә гәзит-журналларны альтернатив юл белән яздырып, аларны адресатка үзебез илтеп бирәбез, - диде Елена Михайловна. - Чувашстанда да туган телне саклау, аны киләчәк буынга тапшыру ниятеннән күп эшләр башкарылса да, балаларның үз телләрендә сөйләшмәве борчый.
Мондый очрашулар һәрвакыт фәһемле була, чөнки тәҗрибә уртаклашу вакытында үзеңнең эш алымнарын башкаларныкы белән чагыштырасың, уртаклашасың, яңалыклар үзләштерәсең.

Фото: Динар Кәлимуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас