+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август , 15:55

Алсу балкуын дәвам итә

Никахын таркатучы җырчы иренең ачуын китерергә телиме, әллә, ниһаять, иркен сулап яши башладымы?  

Алсу балкуын дәвам итә
Алсу балкуын дәвам итә

Үткән җомгада Сочида яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» дип аталучы конкурсын ачу тантанасы булды. Чарага конкурсантлар һәм йолдызлы башкаручылар Филипп Киркоров, Анна Асти, Сергей Лазарев, Лариса Долина, Ани Лорак, Севиль, Алсу һәм башкалар килде.

Безнең Алсу йолдызлар баса торган келәмгә көмешсыман күлмәк киеп һәм чәчләрен таратып чыкты. Журналистлар белән сөйләшүдә ул адвокат Александр Добровинскийның аның яңа сөйгәне барлыкка килүе турындагы сүзләрен шәрехләде. Ян Абрамов вәкиле Алсуның аерылышу турындагы эш буенча утырышта никахын саклап калырга теләмәвен әнә шулай аңлаткан иде.

"Кайбер кешеләр ялгыш фикергә китерә. Мин Франциядә булдым, чыннан да, анда балалар белән ял иттем, вакытны бик яхшы уздырдым... Мин - әлегә кияүдәге хатын, як-ягыма карамыйм! Ир-егетләр миңа һәрвакыт игътибар итте һәм итә. Рәхмәт. Йөрәгем ирекле", - дип аның сүзләрен китерә «СтарХит».

Фотографлар алдында Алсу ялгызы да, хезмәттәше Филипп Киркоров белән парлашып та фотога төште.

Шул ук кичтә Алсу сәхнәдә Natan белән бергә чыгыш ясады. Алар «Буду я любить» дигән яңа җыр башкарды.

Алсу бизнесмен Ян Абрамовка 2006 елда кияүгә чыккан иде. Никахта аларның ике кызы һәм уллары туды. Хәзер аларга 17, 16 һәм 7 яшь. 24 майда җырчы аерылышырга гариза бирде. Беренче суд утырышы 27 июньдә, җырчының 41нче туган көнендә узды. Карар кабул итүне бизнесмен ягы үтенече буенча ике айга кичектерделәр.
Иртәгә, ниһаять, йолдызлы пар аерылышырмы?

Безнең яңалыкларны укып барыгыз!

Фото: “sochi.mk.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: