+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 август 2024, 05:49

Тик син генә

Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.

Тик син генәТик син генә
Тик син генә
– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп. – Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне?
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала... – Һәм кулын сузды. – Мине Джон дип йөртәләр...
– Илнур...
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле... Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш адымнар белән фатирына атлады.

– Уф, Аллакаем!.. – дип каршылый әнисе. – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә?
Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә каян күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Анысы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен анысын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да, квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкыр зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда...
Әнисе эттән алып эткә салып сүгә.
– Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит...
Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер... Бәлки, әйтеп караргадыр... Әйтергә кирәк...
– Әни, мин бер кызны яклашкан идем...
– Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.
Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең тиргәшүенә үртәлеп иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почмагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе:
– Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең киләмени? – дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.
– Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, – дип тиргәде.
Югыйсә, Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак.
Стеналарын матурларга тырышып та ПВХ панельләре алып кайтты, тигез итеп бер-берсенә беркетеп куйганда ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай итеп эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште:
– Кит әле, эт еккан малай, кулыңнан килмәгәнгә нәрсә дип кысылып йөрисең?! Шундый нәрсәне кеше ваннага куямыни?! Плитка җәйдертәм.
Дус егетләрендә андый панель күптәннән тора һәм бернәрсә дә эшләми иде. Әтисе кире каккач, башка юл калмады. Илнур алып кайткан әйберләрен кире илтеп тапшырды.
Күңеле дә сүрелде. Әтисе яратмады, әнисе ирен хуплады, абыйсы мәсхәрәле елмаеп кына карады. Кулыңнан эш килмәгәнгә, печтәнләп йөрмә, янәсе. Абыйсын яратмый иде Илнур. Ниндидер астыртынлык, мәкер бар иде анда.
Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән әйбәтлек ясарга маташуы үзенә аянычлы халәт булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул... Синең әйбәтлегеңне ятлар бәяли алмаска мөмкин... Ләкин синең игелегеңне, яктылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабахәт кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең – ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә... Бала булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш, дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасызмыни?
Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезнең дәвамчы буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.
Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган презервативыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш ич инде... Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да, Ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән ич. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала – ул сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итүче көч...
Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу – әрнүле тойгыларның аң белән кушылып кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң – аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә күз йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми – вакытлыча күзеңне йомганда да керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.
Илнур да бик теләп үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәгән тойгылардан бөтенләйгә котылыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки... Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк... Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел... Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала... Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк... Һәм яңадан төзергә...
Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчылар тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән тиргәшеп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:
– И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укуыннан куылды, ни эшкә урнаша алмады... Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә, өсте бөтен, тамагы тук булсын дип күпме тырыштык бит инде... Аңламаса да аңламас икән кеше... Кабахәт! Җир бит! Эчеп кайткан бит... Аягында да басып торырлык түгел...
Илнур суны куша. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни... Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, ишетелә барыбер.
– Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде... Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды...
Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.
Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.
Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әллә ничәшәр эштә эшләсә дә, артык мантый алмады, гомер буена очын-очка ялгап гомер итте.
Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр... Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоя, бер алдына, бер артына чыгып бөтерелә... Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташка үлчим генә булып тоела.
Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул... Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел... Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугры, намуслы, гадел икәнлеген исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта баш бирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.

Марат Кәбиров.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас