Танылган алып баручы туйларны, төрле мәҗлесләрне күп үткәргән кеше буларак, ул пар каз, чәкчәк һәм башкаларны күп күргән. «Менә монысы – беренче тапкыр. Сабада узган туйда, яшьләргә бүләк дип, кунаклар пар тәкә түшкәләре алып килгән», – дигән ул.
Видеоны караучылар шаккатып тормаган, бу бүләкне «артыгын кылану» дип кабул иткән.
«Бәхетләре шуннан торса икән»;
«Артыгын кыланалар инде», – кебек комментарийлар калдырганнар.
Сездә ничегрәк кыланалар?