+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 сентябрь , 15:12

Алсу: “Моңа кадәр беркайчан да үзаллы булмадым”

Күптән түгел иреннән аерылган җырчы шулай ди. Нинди уйлар белән янып яши ул?

Алсу: “Моңа кадәр беркайчан да үзаллы булмадым”
Алсу: “Моңа кадәр беркайчан да үзаллы булмадым”

 

Алсу бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышу карары аңа җиңел бирелмәгәнлеген белдергән. Башта ул һәрвакыт — әтисе, ә аннары ире канаты астында булуын билгели. “Моңа кадәр беркайчан да 100 процентка үзаллы булмадым”, — ди ул.

- Минем өчен тормышымның бу битен ябу һәм яңа юлга басу бик кыен булды... Авыр адым... Ләкин мин моңа барыбер батырчылык иттем, — дип сөйләгән җырчы “Комсомольская правда” вәкиленә. — Ләкин мин үзем уйлаганнан күпкә көчлерәк булып чыктым. Миндә ниндидер яшерен көчләр, яңа сулыш ачылды. Хатын-кызлар барысын да булдыра ала икән. Дөрес. Без — суперкызлар! Барыбыз да, искәрмәләрсез. Мин алга киттем. Хәзер үз өстемә яңа проектлар алам, миңа бик күп тәкъдимнәр килә, үземне барлык юнәлешләрдә дә сынап карыйм. Эш мине канатландыра. Минем өчен музыка - ул өстәмә энергия.

Җырчының кызлары Сафина һәм Микела әтиләре белән аралашуын дәвам итәләр. Алсу билгеләвенчә, әти-әни — кеше тормышында иң мөһим кешеләр.

— Кайчагында мине кызларымның апасы дип уйлыйлар, - ди Алсу. — Яшь чакта аларны табуыма бик шатмын. 24 яшьтә минем инде ике кызым бар иде. Һәм хәзер алар - минем иң якын дусларым, ярдәмчеләрем. Без рәхәтләнеп бергә вакыт үткәрәбез, бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз, телепатия дәрәҗәсендә дип әйтергә була.

Фото: “ru.pinterest.com”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: