-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь , 14:18

Марат Кәбиров. Тик син генә

Повесть.

Марат Кәбиров. Тик син генә
Марат Кәбиров. Тик син генә
Бу мизгелләрне хәтергә төшерү үзе генә дә Илнурның күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Хәтта мәңгегә онытылмаска, гомер буе җанны игәргә тиешле әрнү-үкенечләрне дә, күңелне тырмап яшәгән нәфрәт барлыгын да оныттырып тора. Егет шул мизгелләргә кайтырга теләгәндәй күзләрен йомды, күзәнәкләренең назлы тибрәнүен тоймакчы булды, әмма бу хәле озакка бармады, ачы өермә булып күз алдына икенче бер мизгел килеп басты. Монысы да бөтен җаныңны-тәнеңне актара торган иде... Тик монысы җылылык та, наз да, рәхәтлек тә бүләк итми, бу бары тик сызланулар һәм әрнүләр генә бирә, бөтен булмышыңны һәм дөньяңны тоташ ялкынга урый...
Мәхәббәттә аңлашкан көннән алып алар үзләренең кияү белән кәләш икәнлекләренә берсүзсез ышаналар һәм никахка керер яшькә җитүне түземсезлек белән көтәләр иде. Ник шуны унсигез яшькә кадәр итәргә кирәк булгандыр инде?! Элек уналты яшьтә үк өйләнешеп тормыш корып җибәр­гәннәр, итәк тутырып балалар үстер­гәннәр, тавыш-гауганы белмичә, мәхәббәттә тату гомер иткәннәр. Ә хәзер...

Югары уку йортына да кочаклашып барып керделәр. Филология факультетына. Икесе дә әйбәт укый иде. Илнур күңеленнән генә язучы булырга хыяллана, бүлмәсендәге иң яшерен урында берничә әсәре дә бар, тик аларны әле хәтта Ләйләгә дә күрсәт­кәне юк иде. Ләйләнең теләге – укытучы булу. Институтта да гел бергә булдылар. Һәм үзләренең кияү белән кәләш икәненә тамчы да шикләнмә­деләр. Берәү дә шикләнмәде. Төркем­дәшләре аларның бер-берсен яратуын белә һәм шундый якты мәхәббәткә сокланып, хәтта бераз көнләшеп тә карый иде.

Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбе­сенчә абыйсыннан калган киемнәр... Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба, шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсә­ләр дә, аптырарлык түгел инде.

Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне зат­лы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит... Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә...
Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ич инде ул, барысын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып-үскән кыз. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иде.

Көннәрнең берсендә аларның төрке­менә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел-тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.

Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис-китмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән-җептән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса, мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта икътисад факультетында да укый, филологиягә килүенең сәбәбе бер – монда инглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да, монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.
Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә, гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхә­рәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми. Ә кызларга килешә. Аларга, ни әйтсәләр дә, гафу ителә.

Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлүшкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырарлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да, Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы...

Хастаханәдән чыккач, ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янында утыра иде. Тегесенең бер кулы – өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра.
Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу дигәндәй, күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән... Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап, үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр... Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.

Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар ич, ул инде күптән өендәдер.
– О, Илнур, балакаем! – дип каршылады аны Нәсимә апа. – Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары.
Ләйлә өйдә түгел иде.

– Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, – дип акланды Нәсимә апа. – Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар. Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле...

Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне Ходай кайберәү­ләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып ала...

Илнур барлы-юклы акчасына такси яллады да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.

– Сез кемгә? – диде ханымның таләпчән тавышы. – Әй, сезгә эндә­шәм!
Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:
– Йөри шунда җыен әтрәк-әләм... – дип тиргәшүе колагын рәнҗетеп узып китте.

Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөрке­леп борынны иркәли. Илнурлар­ның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге исе килми монда. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-шолтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: “Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!”
Ишекне Денис үзе ачты. Ул ялан­аягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп-туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.
 
– Илнур, син ялгыш уйлый күр-
мә... – диде Ләйлә һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп кал-
ды. – Илнур...

Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:

– Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек... – диде ул үзенең хаклылыгына үзе дә ышана барып. – Гашыйкларга шалашта да оҗмах, дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи...
Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. “Нәрсә­сенә кызыккан бу моның?” – дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде: “Байлыгына! Байлыгына!”

– Илнур, гафу ит... – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде. – Илнур...
Егет нәфрәтенә тончыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.
– Илнур, нишлисең! Үтерәсең
бит... – дигәне ишетелде Ләйләнең.
 
Илнур ишеккә атлады.

Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әллә ни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыр­галарының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмады-лар – анысы да бер юаныч иде.

Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. “Дәресләргә йөрмәү сәбәпле... начар укуы сәбәп­ле...” Хәер, кумасалар да, ул бу төр­кемдә укый алмас иде инде...
Тик бер нәрсә үзәгенә үтте...

Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк... Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә...

Марат Кәбиров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: