Көчле магнит давылы яңадан бүген, дүшәмбе көнне, башланачак, дип хәбәр итә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
"Көчле магнит давыллары башлана. Дүшәмбе көнне 09:00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) безнең планетада җиңелчә магнит давылы башланачак, ә төш вакытыннан 18:00 сәгатькә кадәр G3 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы көтелә”, — дип яза ул Telegram-каналда.
Кичке якка давыл көчсезләнәчәк һәм уртача булачак. Ул 17 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, алга таба Җирнең геомагнит кыры тыныч булачак.
Узган атнада Гамәли геофизика институтында магнит давылының G3 (көчле) дәрәҗәсенә кадәр көчәюе турында хәбәр иткән иделәр. Җирдә югары геомагнит активлыгы 12-13 сентябрь көннәрендә күзәтелде.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, магнит давыллары вакытында нерв системасына начар йогынты ясый торган электромагнит дулкыннары саны арта. Күп кенә метео бәйле кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.
Моннан тыш, магнит давыллары йөрәк-кан тамырлары торышының начарлануына, кан басымының күтәрелүенә һәм иммун системасының какшавына сәбәпче булырга мөмкин, бу аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.
Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.
Автор фотосы.