+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 сентябрь , 10:19

Алсуның балалары нәрсәдән кыенсына?

Иреннән аерылган җырчы җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә кайный.  

Алсуның балалары нәрсәдән кыенсына?
Алсуның балалары нәрсәдән кыенсына?

Тик сәхнә йолдызының балалары җәмәгатьчелекнең мондый зур игътибарына әзер булмаган икән.

"Балалар инде үсте. Кызларым инде үз тормышлары белән яши диярлек. Кече улым да шактый зур: аңа сигез яшь. Шуңа күрә мин, әлбәттә, үземә дә, эшкә дә игътибар бүлергә вакыт табам. Әмма, балалар белән даими элемтәдә торам. Хәтта гастрольләрдә булсам да, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәрвакыт беләм. Мин алар өчен беренче чиратта — әни. Улым белән дәресләр әзерлим. Ул математиканы бик ярата, саннар белән яхшы дус. Аңа булышам: беренче-икенче сыйныф дәрәҗәсендә мин әле барысын да аңлыйм. Әниләренең танылган артистка булуы алар өчен, дөресен генә әйткәндә, сәер дә. Әлегә кадәр, без каядыр чыгып, кемдер мине таныса, фотога төшәргә килсә, алар гаҗәпләнәләр. Бу аларны бераз борчый һәм кыенсындыра", — дип уртаклашкан Алсу сәхнә арты тормышы белән.

Ә сез ничек уйлыйсыз, танылган сәхнә йолдызының баласы булу җиңел микән?

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: