-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь , 11:21

Алсу тирәсендә яңа җәнҗал...

Күптән түгел никахларын таркаткан “йолдызларның” “көрәш мәйданы” милекне бүлү өлкәсенә күчте. Кичә Интернет челтәрендә Алсуның Ян Абрамов белән милекне бүлү турындагы дәгъваны Лондон судына бирергә ниятләве турында мәгълүмат барлыкка килде. Аңарда ике илнең гражданлыгы бар.  

Алсу тирәсендә яңа җәнҗал...
Алсу тирәсендә яңа җәнҗал...

Янәсе, җырчы бу эштә үзенең җиңү мөмкинлеген арттыру өчен тикшерүләрне дустанә булмаган илгә күчерергә карар кылган. Алсу имеш-мимешләргә җавап бирде.

Бу имеш-мимешләрнең чынбарлыкка туры килүен белү өчен “СтарХит" басмасы артистка белән элемтәгә кергән. Алсу әлеге фаразларны катгый рәвештә кире каккан.

"Мине Добровинский әфәнденең (Ян Абрамовның адвокаты) профессионал булмавы гаҗәпләндерә, ул бөтенләй ялган мәгълүматны шәрехләргә тотына. Күрәсең, яңа җәнҗал куптарырга һәм шуның белән акча эшләргә теләге бар", — дип җаваплаган җырчы.

Моңа кадәр Ян Абрамовның адвокаты Александр Добровинский болай дигән иде:
"Бөекбритания гражданлыгы булу Алсу Абрамовага Русия паспорты буенча аерылышырга комачауламады. Әмма миңа Алсуның үз илендә, күрәсең, Лондонда, милекне бүләргә теләве турында дәгъва бирүе хакында имеш-мимешләр килеп җитте. Әлегә мин бу мәгълүматны раслый алмадым, хәл ачыклангач, шәрехли алачакмын. Әгәр дә бу чыннан да шулай икән, минем өчен бу - көтелмәгән адым, чөнки барысы да дустанә булмаган илгә күчә, анда суд хакимияте, һичшиксез, королеваның подданныйлары ягына басачак».

Менә шундый хәлләр, дуслар. Алсу белән Янның шау-шулы аерылышуы тирәсендәге тавыш тынарга да уйламый. Сез бу хәлләр турында ни уйлыйсыз? Минемчә, Абрамов бик усал, оста һәм җиңү өчен теләсә нинди адымга әзер булган адвокат тапкан. Ләкин безнең Алсу да төшеп калганнардан түгел! Ул үзен кыерсытырга юл куймас, дип уйлыйм. Килешәсезме?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: