-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 сентябрь , 10:58

Укытучыга акча бүләк итәргә ярыймы?

Тиздән педагоглар бәйрәме. Кайбер нечкәлекләрне белегез.  

Укытучыга акча бүләк итәргә ярыймы?
Укытучыга акча бүләк итәргә ярыймы?

Юристлар билгеләвенчә, Русия законнарында укытучыларга нәрсә бүләк итәргә мөмкин, ә нәрсә ярамый икәне төгәл билгеләнмәгән.
Шулай ук акчага да тыю юк. Әмма кайбер лимитлар бар, мәсәлән, бүләк бәясе өч мең сумнан артмаска тиеш.

Әгәр педагог кыйммәтле бүләк алган икән, ул аны я мәктәпкә тапшырырга, я мәгариф учреждениесеннән сатып алырга тиеш.

Шулай ук барлык чикләүләрнең бергә кушылмавы ассызыклана: һәр укучы теоретик яктан укытучыга 2-3 мең сум бүләк итә ала, әмма менә бер “айфон” инде ярамый.

Моннан тыш, кыйммәтле бүләкләр артык сораулар тудырырга һәм ришвәт буларак аңлашылырга мөмкин. Шуңа күрә акча рәвешендәге презенттан баш тартырга кирәк, дип хәбәр итә “newia.ru”.

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Бер карасаң, укытучыларның хезмәте — бәяләп бетергесез бит...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: