Шушы көннәрдә Ян Абрамовның адвокаты Александр Добровинский Алсуның Лондон судына милекне бүлешү турында дәгъва бирүе турында белдерү ясады, янәсе, анда хакимият җырчы ягына басачак (эстрада йолдызының Британия паспорты бар).
Артист, бу хакта күпсанлы хәбәрләр укыгач, ярсып җавап бирде: "Добровинскийны ялган мәгълүмат тарату өчен җаваплылыкка тарттырачакбыз. Исегезгә төшерәм: бервакыт аны адвокат этикасын бозган өчен профессиональ статустан мәхрүм иткәннәр иде инде», — дип ассызыклады ул социаль челтәрләрдә.
Шулай ук, Алсу элекке ирен аның абруена тап төшерүдә шелтәләгән һәм мәкаләдән цитаталар китергән: "Нәркис” корбан итәргә теләгән кешесенең абруен төшерү өчен ялган таратачак һәм аны күпертеп күрсәтәчәк. Бу - “нәркислек” тайпылышы булган кешеләр өчен гадәти гамәлләр, алар башка кеше өстеннән контроль югалтуларын аңлаганда шундый адымга бара. Сез аерылышкан булсагыз да, ”нәркисләр” сезне тынычлыкта калдырмас. Ачык йөзле “нәркис” сезне ачыктан-ачык гаепләячәк, ә яшерене хәйләкәррәк манипуляцияләргә тырышачак», - дип билгели җырчы.
Билгеле булуынча, үз-үзенә артык гашыйк һәм үзен башкалардан яхшырак дип санаучы кешеләрне “Нәркис” дип атыйлар.
Алсу фикеренчә, Ян, Алсуның абруен төшереп, аның хакында гайбәт таратып, хатынына үч итә һәм шуның белән үзен тынычландыра, шулай көчле хис-кичерешләрен баса. Күрәсең, кияүдә чакта Алсуга җиңел булмагандыр...
Әйтергә кирәк, Интернет киңлекләрендә Ян әлегә кадәр дәшми, аның адвокаты гына төрле белдерүләр ясый.