+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь , 16:45

Студент бер айда 720 йомырка ашаган

Эксперимент һич көтелмәгән нәтиҗәгә китергән.

Студент бер айда 720 йомырка ашаган
Студент бер айда 720 йомырка ашаган

Гарвард университеты студенты, булачак табиб Ник Норвиц, аларның сәламәтлеккә йогынтысын ачыклау өчен, бер ай буе көненә 24әр йомырка ашаган. Экспериментның көтелмәгән нәтиҗәләре турында ул “Fox News” басмасына сөйләгән.

25 яшьлек егет сүзләренчә, ул кеше организмындагы метаболизмының гаҗәеп сәләтен күрсәтү өчен бер ай эчендә 720 йомырка ашаган. Ул беренче ике атнада, бик күп күләмдә йомырка кулланудан тыш, түбән углеводлы диета саклавын әйткән. Ул чорда, көтелгәнчә, аның холестерин дәрәҗәсе үзгәрмәгән.

Булачак табиб арытаба рационга углеводлар кертүе һәм искиткеч нәтиҗә алуы турында сөйләгән: аның канында холестерин төшә башлаган. Норвиц раславынча, тәҗрибә ахырына кадәр аның холестерины 20 процентка кимегән.

"Бу экспериментның төп нәтиҗәләренең берсе универсаль һәм иң яхшы диета юклыгы ачыкланган. Оптималь рационны һәр организмның үзенчәлегеннән һәм кеше үз алдына куйган максатлардан чыгып сайларга кирәк", — дип ышана Норвиц. Ул аңлатканча, йөрәк сәламәтлеге өчен диета гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән рационнан аерылачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: