-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 октябрь , 10:25

Елдан артык яткан әйберләрне ташлагыз!

Яңа Ай туганда тормышка үзгәрешләр кертергә мөмкин.

Елдан артык яткан әйберләрне ташлагыз!
Елдан артык яткан әйберләрне ташлагыз!
Бүген, 2 октябрьдә, туган яңа Ай бик гадәти түгел, чөнки ул боҗралы Кояш тотылу белән бергә булачак. Ул Бизмән билгесе астында узачак һәм, астрологлар раславынча, бу билге кеше тормышына тагын да күбрәк мәгънә кертәчәк.

Астрологиядә яңа Ай циклының иң начар чорларыннан санала. Бу вакытта яшәү көче кими, ә организм хәлсезләнә. Бу көнне кешеләр эмоциональ яктан тотрыксыз, нервлы һәм тынычсыз булырга мөмкин дип санала. Энергетика түбән төшү нәтиҗәсендә, шулай ук, сүлпәнлек, күп нәрсәләргә битарафлык ихтималы югары, хәтер һәм игътибарлылык югала. Шуңа бәйле рәвештә яңа Ай туганда организмны артык арытмау яхшырак.

Яңа Ай яңалык энергиясе белән тулганлыктан, бу вакытта элегрәк башланган проектларның йомгаклау этаплары белән проблемалар туарга мөмкин. Бу вакытта бизнеста сөйләшүләр алып барырга яисә күченергә киңәш ителми. Шул ук вакытта яңа Ай үсеш мөмкинлеген һәм ниндидер яңалык башлануын символлаштыра.

Яңа Ай туганда киләчәккә планнар төзергә кирәк. Аларны һичшиксез язып кую, ә аннары акрынлап тормышка ашыра башлау дөрес булыр. Шулай ук, экспертлар бу вакытка бер елдан артык яткан барлык кирәксез әйберләрне ташларга киңәш итә. Шул рәвешле тормышыгызга яңалык кертергә мөмкин. Ә менә начар нәрсәләр турында уйлау, үткәннәр турында үкенү яисә тормышка ашмаганны сагыну тыела, югыйсә, киләчәктә дә шулай булачак.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: