Җырчы Алсуның элекке ире, бизнесмен Ян Абрамов бай гаиләдән булган 20 яшьлек кызга игътибар билгеләре күрсәтә башлаган. Бу хакта KP.RU хәбәр итә.
Басма хәбәрчесе билгеләп үткәнчә, бизнесменның яңа сөеклесендә гарәп тамырлары бар һәм ул Алсуга бик тә
охшаган.
«Кызның сүзләре буенча, Ян аңа акча кызганмый. Ул шәхси самолетларда гына оча, “Chanel” брендыннан бүләкләрне “тонналап” ала. Әмма Анастасия Решетова белән бу кыз бизнесменның “гарем”ында бердәнбер түгелләр. Аның хатын-кызлары күп. Һәм барысы да - Алсуның “клон”нары”, — дип сөйләгән инсайдер.
Элегрәк Алсу элекке ирен “нәркис” дип атады һәм аерылышканнан соң аның үч итәргә тырышуын белдерде.
Җырчы белән бизнесменның аерылышуы турында 27 майда билгеле булды. Алар 18 ел никахта яшәде. Алсу белән Ян өч бала тәрбиялиләр — 17 яшьлек Сафина, 16 яшьлек Микелла һәм 7 яшьлек Рафаэль. Киңкүләм мәгълүмат чаралары парның мөнәсәбәтләре өзелү сәбәбен Абрамовның хыянәте дип атады.
Кеше күңеле — кара урман, гаилә эчендәге хәлләрне ике кеше генә беләдер. Ә шулай да сезне шәхси самолетларда гына йөртсәләр һәм тонналап “Chanel” бүләк итсәләр, “нәркис” белән яшәргә риза булыр идегезме, кызлар?..