-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь , 19:15

Магнит давыллары озакка сузылачак...

Синоптик аларның кайчан башланачагын хәбәр итте.

Магнит давыллары озакка сузылачак...
Магнит давыллары озакка сузылачак...
Магнит давылы бүген кичкә таба башланачак, җомга иртәсендә аның интенсивлыгы 3 баллга җитәчәк, димәк, ул көчле булачак, ә инде шимбә кичендә бетәчәк, бу вакытта төньяк балкышы булуы ихтимал, дип хәбәр итә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус.

Ул искәрткәнчә, сишәмбе көнне Кояшта активлыкның яңа чоры башланды, аның башлануын бик көчле ялкынсыну раслады. Шуның нәтиҗәсендә Җирдә яшәүчеләрне бик көчле һәм озакка сузылган магнит давыллары көтә.
"Бүген кич, Мәскәү вакыты белән 21 сәгатьтән соң, Җирдә G1 классындагы көчле булмаган магнит давылы башланыр дип көтелә. Алга таба ул көчәя барачак һәм җомга иртәсендә, 6 сәгатьтән соң, магнит давылы көчле булачак. Магнит давылы шимбә киченә 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк», — дип язган синоптик үзенең Telegram-каналында.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук, Кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның нәтиҗәсендә кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Геомагнит активлыгы көчәйгән көннәрдә белгечләр мондый йогынтыга сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлаштырырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: