Айныдыгызмы әле, дуслар? Шоктан. Мәктәп алды кичерешләреннән. Бу хаклардан, кибетләрдән, чиратлардан, балаларның өзлексез сайлануыннан, түгәрәкләргә язылудан...
Уку елы башының беренче ае үтте. Иркенләп тын алырга да була кебек. Әмма шушы уку һәм балаларны мәктәпкә әзерләү темасы берничек тә тынгы бирми. Әйдәгез, бу темага бергәләп сөйләшик әле!
“То – “үскәнем!”, то – “колга!”
– Костюм 12800 сум тора! Нишлибез? – Кибеттәге хаклардан чәчләр үрә торып, әтиләренә шалтыратам.
– Ничего себе! Ну кыйммәт бу мәктәп! Хет өйләндереп кенә куй! – дип тел шартлата әтиләре.
– Кит, юләр, өйләндереп, икесен бергә караргамы тагы? – дип көләм мин.
– Нишлибез? Алыйммы, юкмы?
– Үзең кара инде, – дип аптырый гаилә башлыгы.
Алам инде, кая барыйм, чөнки мәктәптә нәкъ шушы фирманың нәкъ шушы костюмнарын алырга куштылар...
“Минем 13 меңлек костюмым юк әле! Нинди галәмәт бу, балалар киеменә шундый хак буламы? Алтын кушып чигелмәгән ләбаса!” – дип юл буе котырам, чөнки бөтен мәктәп чыгымнарына дигән акчаны шушы бер костюм “йотты”! Ярый әле ниндидер ташламалар табылып, хакы 11 мең сумга төште. “Айга карап үсәсеңме соң син, улым? Былтыр да ат хакына костюм алган идек, быелга шунысы ярар дип торган идем!” – дип берочтан быел сигезенчегә баручы костюм хуҗасына – улыма да эләкте. Ул да бу хакның артык нык кыйммәт икәнен аңлады бугай, башын иеп, эндәшми генә арттан бара. Артык күзгә чалынмый гына.
“Вәт сантый, баланың үсүенә сөен генә! Үзенә шулай дип әйтә күрмә!” – дип тирги мине апам, хакларга зарланып алуымны тыңлагач. Аңлыйм ла ул, үземнән ике баш озын булып үсеп киткән улыма карап сөенәм. Ачудан әйтү инде! Югыйсә, кичә генә үзен “Улым, быел бигрәк матур булып үсеп киттең!” дип шапылдатып сөйгән идем әле. Кичә хакларны күрмәгән идем шул... Шуңа да бала аптырашта: “То – “үскәнем” дип сөясең, то – “колга” дип әрлисең”, – дип үпкәли.
Шок кичерергә мәҗбүр иткән хакларны күргәч, улыма гына түгел, беррәттән бөтенесенә дә эләкте шул: кибет хуҗасына да, сатучыга да, костюмнарны теккән Чиләбе фабрикасына да, шушындый мәктәп формасы керткән мәктәп хакимиятенә дә! Ярый ла мин – ике баланы инде укытып чыгарып, бүген соңгы сулышта төпчекне укытучы ана. Ә бит әле берьюлы өчәр баласын мәктәпкә озаткан гаиләләр бар, аларга балаларын ничек әзерләп җиткерергә? Бу чыгымнарны ничек күтәрергә?
Кыскасы, яңа уку елы сөенече шушындый күңелсезлекләргә очрап юкка чыкты. Әйе, тырышсаң, мәктәп белән дә бәхәсләшеп була, форманы да икенчене алырсың, тырышсаң, арзанракка да табып була. Әмма һәрчак таякның икенче ягы бар: барысыннан да аерылып торган укучыны адым саен этеп-төртеп йөртәчәкләр, формасының башка төрле булуын һәрдаим исенә төшерәчәкләр, кунаклар килгән чакта “линейка”да тезелеп торганда артка яшерәчәкләр. Шуңа күрә, сыкрана-сукрана, әлеге форманы алырга туры килә. Ярый инде, аның бик зур бер плюсы бар: әлеге кибеттән алган форманың сыйфаты яхшы, уку елы дәвам иткән 9 айга чыдый. Югыйсә, берничә айдан тишелеп чыккан, сүтелгән, беренче юуда ук “утырган” формалар да бар.
Әминә елый үкереп...
Үземнең ачу әле сүрелеп тә бетмәгән иде, оныкка мәктәп киемнәре алып йөрүче кызым килеп керде.
– Әминәгә быел итәк алмыйм инде, башлангыч сыйныфларда соңгы елы, киләсе елга формалары барыбер икенче төрле булачак. Бер ел өчен итәккә генә 2600 сум акча әрәм итәсе килми, мәктәп киемнәре болай да ат хакына басты, – ди ул.
– Ярты ат хакы булган шул! – дип тел шартлаттым мин, өченче баласына түккән акчага исем китеп. – Бер итәк шул хак торамы?
– Тора шул, – дип авыр сулый кызым. – Шаккатмалы! Ярты метр тукыма киткән, югыйсә. Океан аръягыннан да кайтмаган – Уфада тегелгән!
– Нишләп миңа итәк алмыйсың? Ә мин нәрсә киеп йөрим? – Безнең сөйләшүне ишетеп торган Әминә елап та җибәрде.
Аны тынычландырып, онык белән кызны озаткач, әле аласы исемлеккә күз салам: ике ирләр күлмәге – һәрберсе берәр мең сумнан, өч пар аяк киеме – мәктәпкә киеп барырга, мәктәптә кияргә, физкультурага... Һәрберсен дүртәр меңнән санасаң да хәтсез җыела. Спорт формасы, дәфтәрләр, канцелярия товарлары. Әле куртка, ботинка кебек зуррак киемнәрне, чаңгыларны санамыйм да. Шул арада фәлән кадәр төшке ашка түләргә, дигән СМС килеп төшә, аның артыннан ук ата-аналар комитетыннан “сыйныф фондына” фәлән сум тапшырырга...
Ә без, нигә яшьләр бала тапмый, дип аптырыйбыз! Аның бөтен сере – тормышның искиткеч кыйммәт, хезмәт хакының искиткеч түбән булуында. Шәхсән, минем 20 мең сумлык хезмәт хакына бер баланы мәктәпкә җыю да читен. Аннан тыш та бит әле чыгымнар бар: төрле түгәрәкләр өчен генә дә күпме түләргә кирәк! Монысы – үзе аерым бер тема.
Бер кайгысыз балачак
Балачакны бер кайгысыз дибез дә ул, бүгенге балачак андый ук бер кайгысыз микән? Алар әти-әниләренә үзләрен үстерүнең никадәр авырга төшкәнен күреп үсә. Миңа калса, алар көннән-көн арткан хакларны, ата-аналарының уфтануын түгел, ә үзләре турында һәрдаим хәстәрлекне күрергә, ишетергә, тоярга тиеш!
Советлар Союзындагы мәктәп формасын хәтерлисезме? Аны туздырып булмый иде! Буыннан-буынга күчеп, йорттагы бөтен балаларны да укытып чыгарып, ул әле менә дигән килеш торып кала иде. Аны әле (аеруча малайларныкын) соңыннан да бәрәңге алырга киеп чыгып була, көтү көтү өчен дә шул “полсукна” пинжәктән дә яхшырагы юк иде. Өшетми дә, эссе дә түгел, чүп тә җыймый, тишелми дә, бөгәрләнеп тә бармый. Ул койма башыннан, пычракның эченнән, өзлексез пистон шартлатып, “сәпит”тән егылып йөргән балалардан соң да исән торып кала торган “мәңгелек” форма иде.
Формаларның бәясенә килгәндә, алар сатып алмаслык кыйммәт түгел иде. Ул вакытта бит әле һәр өйдә 7-9 бала! Әмма бер ата-ана да акча җиткерә алмыйча интекми иде, хаклар да артмый иде, еллар буе бер килеш торды.
Ә инде кызларның мәктәп формасы үзе матур, үзе уңайлы булды. Советлар Союзы беткәнгә ничә еллар үтсә дә, укучыларның чыгарылыш кичәсенә әле булса совет формасын эзләве дә юкка түгелдер. Мәктәп формалары өчен тукыманы Мәскәү, Иваново, Тверь кебек зур фабрикалар җитештерә һәм аларның сыйфаты хөкүмәт тарафыннан катгый контрольдә иде.
Әлбәттә, мәктәп формалары гына түгел, гомумән, балалар киемнәрендә совет чорында синтетика кулланылмый иде, без бәхетле – натураль кием кием үстек. Үзебезнең Башкортстанда җитештерелгән балалар сандалиларын гына хәтерегезгә төшерегез: натураль күннән тегелсә дә, хакы арзан була торган иде аларның!
Бүгенге җитештерүчеләр, әлбәттә, сыйфат белән мактана алмый. Натураль булса – ат хакы, ә кибетләрне полиэстер товарлары белән Кытай базары басып алды. Моңарчы без киемнең уңайлы-уңайсызлыгын гына белә идек, Кытай товарлары аша исә без киемнең бик каты исле булуын да белдек.
Йөгереп тотып та булмый
Урысның “дорогие дети!” диюен хәзер акча мәгънәсендә дә аңларга була. Бала үстерү бик кыйммәт. Әйтик, Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенрусия үзәге хәбәр итүенчә, узган елда хаклар, 2022 елдагы белән чагыштырганда, 30 процентка, ягъни 9804 сумга арткан. Ә быел, узган елдагы белән чагыштырганда балаларны мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24 процентка артып, 53548 сумга җиткән. Бу исә инфляциядән дә 2,5 процентка артык дигән сүз! Ә минем ише гади эшченең ике айлык хезмәт хакы...
Экспертлар фикеренчә, кибетләрдәге товарның 40 проценты үзебезнеке булса, ягъни илдә җитештерелгән булган очракта, бернинди санкцияләр дә куркыныч түгел, балалар ач һәм ялангач калмаячак. Әмма әлегә, кызганычка каршы, бу саннардан без ерак, балалар киемнәре, ризыклары, гигиена кирәк-яраклары, нигездә, чит илнеке. Балалар киемнәре тегүче фабрикалар бар, әмма чимал, фурнитура чит илдән кайтарыла, ә алар кыйммәт, яхшысы, сыйфатлысы – аеруча. Болар да әзер киемнең хакы кыйммәт булуга китерә. Үзебезнекен булдырырга кирәк!
Балалар дефициты
Ә шул вакытта илдә демография түбән тәгәри. Бүгенге заманда икедән артык бала үстерү авыр: гаиләләр ипотека түли, хезмәт хаклары түбән, тормыш көтү кыйммәт. Ил җитәкчеләре балалар товарларының куып җитеп тә булмаган бу хакларын контрольгә алса, ничек яхшы булыр иде! Илебездәге уңай күренешләр бу өлкәгә дә кагылырга охшап тора: күптән түгел ил Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин балалар товарлары индустриясен үстерү буенча “юл картасы”на кул куйды, бу юнәлештә боз урыныннан кузгалыр, дигән өмет барлыкка килде.
Йомгаклау урынына
Балаларны мәктәпкә әзерләү – чыннан да, олы эш, җәй ахырында ата-аналарны калтыратып ала торган чыгымнарга әйләнде. Югарыда, быел бер баланы мәктәпкә әзерләү 53,5 мең сумга төшкән, дип яздык. Күпме бу, азмы? Бу сан илнең 69 төбәгендә яшәүчеләрнең айлык хезмәт хакыннан күпкә зуррак. Әгәр дә бер баланы мәктәпкә әзерләр өчен ата-ананың ике айлык эш хакы да җитми икән – бу дөрес түгел. Димәк, илдә я балалар киемнәренә хакларны катгый контрольгә алырга, я хезмәт хакын арттырырга кирәк. Хәлләр шушы килеш кала бирсә, илнең янә демографик упкынга килеп төртелүе бар.
...Ә минем колга улым костюмын яратып кия. Көзге янына басып: “Әни, начальникларга охшаганмынмы?” – дип көлдерә. Үзем дә бераз тынычландым инде, югыйсә, 14 яшьлек балага 13 мең сумлык костюм эчемне бигрәк кырган иде. “Әни, мин хәзер үсәргә дә куркам инде!” – дип ирештерә ул. Мин исә эчтән генә мондый кыргый хакларның бер йөгәнләнеренә ышанам.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.