+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь , 10:40

Бер фасылда хатын-кызлар аеруча сөйкемләнә икән

Галимнәр елның кайсы вакытында хатын-кызларның ир-егетләрне барыннан да көчлерәк җәлеп итүен ачыклаган.  

Бер фасылда хатын-кызлар аеруча сөйкемләнә икән
Бер фасылда хатын-кызлар аеруча сөйкемләнә икән

Көньяк Уэльс университетыннан Австралия галимнәре ачыклаганча, салкын сезон килү белән кешеләр романтик партнерлар эзләүне активлаштыра. Еш кына моны ирләр эшли. Әмма бу рәвешле башланып киткән мөнәсәбәтләр озакка сузылмаска мөмкин. Тикшеренү The Conversation порталында бастырылган.

Белгечләр нәтиҗәләре танышу өчен сервислардан файдаланучыларның активлыгы турындагы мәгълүматларга нигезләнгән, алар һәр елның октябрь һәм ноябрь айларында яңа профильләрне теркәүнең артуын күрсәтә.

Моннан тыш, Польша галимнәренең алдагы тикшеренүләре күрсәткәнчә, ир-егетләрнең хатын-кызларның җәлеп итүчәнлеге турындагы фикерләре сезонга карап үзгәрә. 114 катнашучыдан сораштыру нәтиҗәләре хатын-кызларның иң күп көчле затларны нәкъ менә кыш айларында җәлеп иткән тенденцияне ачыклаган.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, мондый хәл ир-егет организмында тестостерон дәрәҗәсе өлешчә үзгәрү белән аңлатыла. Кагыйдә буларак, ул эссе һәм кояшлы көннәрдә төшә, һәм салкын һәм караңгы айларда күтәрелә.

Моннан тыш, көз һәм кыш айларында романтик партнер табу теләге тактиль ихтыяҗлар белән бәйле булырга мөмкин. Кочаклашу һәм ягымлы кагылулар стресс гормоны — кортизол секрециясен киметә һәм мәхәббәт гормоны — окситоцинның бүлеп чыгарылуын стимуллаштыра, кешегә үзен яхшырак һәм тынычрак хис итәргә ярдәм итә.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, кышкы романнар ныклы булмаска һәм күңел кайтуга китерергә мөмкин, шуңа күрә салкын көннәрдә җылылык эзләп башланган мөнәсәбәтләрдә кешеләргә бер-берсе белән намуслы булырга кирәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: