+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь , 14:52

Алсу беренче тапкыр фотода улының йөзен күрсәтте

Шәхси блогында Алсу улы Рафаэль белән төшкән фотосы белән уртаклашкан, аны «төп тамашачы» дип атаган.

Алсу беренче тапкыр фотода улының йөзен күрсәтте
Алсу беренче тапкыр фотода улының йөзен күрсәтте

 

18 ел никахтан соң җәй көне бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышкан җырчы алга таба бара һәм чыгыш ясавын дәвам итә.

16 октябрьдә Алсу күп еллар эчендә беренче тапкыр симфоник оркестр озатуында зур концерт белән чыгыш ясады. Чара Мәскәү Халыкара музыка йортында узды. Тамашада җырчының 8 яшьлек улы да пәйда булды, аны ул озак еллар тамашачыдан яшергән иде.

Җырчы социаль челтәрдә бала белән фото урнаштырган. Сурәттә 41 яшьлек җырчы улы Рафаэль белән кочаклашып тора. Алсу улының беренче тапкыр аның концертында булуын язган.

"Минем төп тамашачым, мин аны барысыннан да күбрәк көттем. Беренче тапкыр әнисенең концертында", - дип язган Алсу.

Җырчының җанатарлары аның язмасын сокланып кабул иткән һәм пост астында бик күп җылы сүзләр язган:
"Сөйкемле малай. Фотода күпме сөю һәм җылылык!”;
“Ул синең белән шундый горурлана!”;
“Күз яшьләренә кадәр күңелне нечкәртә";
"Киләсе концертта, бәлки, аны ишетербез дә!"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: