-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь , 15:55

100 мең сумнан артык бурычы бар

Башкортстанда үз баласыннан качып йөрүче әнине эзлиләр.

100 мең сумнан артык бурычы бар
100 мең сумнан артык бурычы бар
Бакалы районы суд приставлары балигъ булмаган баласына акча түләмәгәне өчен 1979 елгы Гөлнар Купцованы эзли. Иске Балыклы авылында туып-үскән хатынның үз баласына алимент буенча 100 мең сумнан артык бурычы бар.

“Бурычлы хатын суд приставлары хезмәтенә килмәве, озак качып йөрүе һәм соңгы билгеле яшәү урыны буенча табылмавы сәбәпле, Русия ГУФССП башлангычы буенча эзләүгә игълан ителгән", — дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, Гөлнар Купцова Уфада качып ята, дип фаразлана. Әлеге гражданканың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең барысыннан да аларны Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частена 8 (347) 273-56-40, яки 8 (34742) 3-26-56 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

 
Фото:ГУФССП России по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: