+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь , 10:40

Алсу: “Мин - йөз процентка әти кызы. Әни үпкәләми”

Җырчы Алсу узган атнада триумф белән сәхнәгә кайтты. Күп еллар дәвамында артистка карьерасын онытып диярлек, гаиләсен беренче урынга куеп яшәде. Ире Ян Абрамов белән аерылышканнан соң, яңа башлангычларга вакыт җитте.

Алсу: “Мин - йөз процентка әти кызы. Әни үпкәләми”
Алсу: “Мин - йөз процентка әти кызы. Әни үпкәләми”


Симфоник оркестр белән ике зур концерт Музыка йортында узды һәм бик күп тамашачыларны җыйды.

Беренче чыгышы алдыннан җырчы, залда үзенең иң кырыс тәнкыйтьчеләре — әти-әниләре булачагын белеп, бик нык дулкынланган. Әнисе Разия Исхак кызы, гадәттәгечә, кызының эшчәнлеге турында кисәтүләр ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган. Концерттан соң Алсу болай дип белдергән: «25 ел эчендә беренче мәртәбә әнидән тәнкыйть ишетмәдем диярлек".

Кызлары чыгыш ясаганда Алсуның әти-әнисенең бик хисләнгәне күренгән. Концерттан киткәндә аларның күңелләре нечкәреп, күргәннәреннән нык тәэсирләнеп, күз яшьләрен тыя алмаган. Икенче көнне әтисе кызына биш тапкыр шалтыратып, күргәннәреннән алган хисләре һәм кичерешләре турында сөйләгән.

Алсу билгеләвенчә, бу чыгышны югары бәяләү җырчы өчен бик мөһим. "Миңа килгәндә, мин - йөз процентка абсолют әти кызы. Әни моңа үпкәләми, ул белә", - ди сәхнә йолдызы, туганнары белән мөнәсәбәтләрнең якынлыгын ассызыклап.

Концертта Алсуның әти-әнисе генә түгел, балалары да — кызлары Сафина һәм Микелла, уллары Рафаэль дә булган. Элекке ире чакыру алмаган, бу уртак милекне бүлү белән бәйле күптән түгел булган җәнҗал белән аңлатыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: