-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 октябрь , 09:31

"Бер ел элек минем дустым бу дөньядан китте"

Башкортстан егетен башка илләрдә дә юксыналар.

"Бер ел элек минем дустым бу дөньядан китте"
"Бер ел элек минем дустым бу дөньядан китте"

2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләгән, аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы, Әбҗәлил егете Артур Кусимовның вафатына бер ел үтте. Бу хакта казах җырчысы Бабек Мамедрзаев болай яза:

«Бер ел элек минем дустым бу дөньядан китте. Бу югалту минем өчен әле дә авыр. Вакыт уза, әмма аны югалту ярасы төзәлми. Мин һәркөнне аны сагынам. Аның игелеген, аның белән сөйләшүләрне, ул терәк булган вакытларны сагынам. Һәр мизгелдә ул җитми. Уртак шаяртуларда, бергә башкарган эшләрдә ул җитми. Аллаһы Тәгалә аның җанына тынычлык бирсен. Аның нуры безнең йөрәкләрдә калсын.

Ул юк, әмма ул кайчандыр без бергә язган җырларның һәр юлында яши. Без көй һәм сүзләрне шунда ук яза ала идек. Булган һәр хәл иҗат өчен сәбәп була ала иде. Музыка безнең фикерләрне, хисләрне, кәефне күрсәтү ысулы булды. Ул һәрвакыт мине илһамландырды, һәр идея зур гамәлгә әйләнә алуга ышандырды.

Хәзер ул юк, әмма мин бергә эшли башлаган һәр җырны эшләп бетерергә вәгъдә бирәм. Һәрберсендә аның энергиясе, рухы, таланты булачак. Бу көйләрдә һәм текстларда аның турында хәтер саклансын өчен, кешеләр аны музыка аша тоеп торсын өчен мин барысын да эшләрмен», – ди ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: