-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 ноябрь , 16:35

50 яшькә җиттегезме?

Ризыкларны сайлап кына ашарга вакыт.

50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә рационда гади углеводлар санын киметергә һәм төрлерәк туклануга басым ясарга кирәк. Өлкәнрәк яшьтә нинди ризыклар аеруча файдалы булуы турында эндокринолог Екатерина Янг аңлата.
Табиб сүзләренчә, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең аксым җитмәү аркасында акрынлап тире салынып төшә һәм картая, мускуллар көчсезләнә һәм сөяк сыну куркынычы да арта. Бу проблемаларны булдырмас өчен, табиб аксымга бай ризыкларны, шул исәптән балык һәм кош ите күбрәк ашарга киңәш итә. Әмма табиб кызыл итне атнага ике тапкырдан артык ашарга ярамый, дип кисәтә.
Эндокринолог шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә рационга кабыклы яшь бәрәңге, шпинат һәм петрушка өстәргә киңәш итә, бу ризыклар йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы. Вакытыннан алда картаюны үз чиратында файдалы антиоксидантларга бай булган көрән төстәге җиләк-җимешләр булдырмый кала.
— Кеше олыгайган саен, дөрес туклану сәламәтлекне саклау өчен мөһимрәк була бара. Рационны мөмкин кадәр төрлеләндерергә тырышыгыз, ризыкларны дөрес сайлагыз, — дип язган Екатерина Янг үзенең Telegram-каналында.
Арпа ярмасыннан әзерләнгән ботка да картлыкка бирешмәскә ярдәм итә икән.

 Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: