-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь , 15:35

Кибеткә көннең беренче яртысында барыгыз!

Салкында нинди аяк киемендә йөрергә? Бу һәм башка сорауларга белгечләр җавап бирә.

Кибеткә көннең беренче яртысында барыгыз!
Кибеткә көннең беренче яртысында барыгыз!

Күпчелек яшьләр һәм үсмерләр кышын җиңел аяк киеме — кроссовкалар һәм кедалар киеп йөрергә ярата. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бинада аяк киемен алыштырырга кирәкме? Бу һәм башка сорауларга белгечләр җавап бирә.

Кышын юка табанлы җиңел аяк киемендә йөрү салкын тиюгә китерергә мөмкин. Җиңел аяк киемен тегүдә кулланыоган материаллар тиз юешләнә, бу шулай ук сәламәтлек өчен куркыныч.

Калын табанлы һәм махсус саклагычлы кышкы аяк киемен тышта һава температурасы +3 градус булганда гына кияргә кирәк. Бу күрсәтмәләр балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла.

Әгәр ул махсус кышкы модель булмаса, салкында кроссовкаларда йөрергә ярамый. Җылы оекбаш киеп, аңа олтырак салсагыз да, бу җылылык саклауга ярдәм итмәячәк.

Бинада кышкы аяк киемендә утыру киңәш ителми. Аны җиңелрәк һәм уңайлыракка алыштырырга кирәк. Югыйсә җылылыкны көйләү бозыла, тир бүленеп чыгу арта. Нәтиҗәдә, аяк тиресе һәм тырнак авырулары барлыкка киләчәк.

Кышкы аяк киемен бер үлчәмгә зурракны сайларга һәм җылы оекбаш белән киеп карап алырга кирәк. Кысык аяк киемендә микроциркуляция бозыла һәм аяклар тиз өши. Кибеткә көннең беренче яртысында барырга тырышыгыз, чөнки көн ахырына аяклар шешенә, ә бу аларның үлчәменә һәм формасына тәэсир итә.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: