Күренекле шагыйрь, Чакмагыш егете Марис Нәзировның тууына 75 ел тулу уңаеннан әдипне искә алу кичәсендә аның каләмдәшләре Рәиф Әмиров, Закир Әкбәров, Мөнир Вафин, композитор Алик Локманов, Чакмагыш районының “Игенче” гәзите мөхәррире Фәнис Әмирханов, туганнары, гаилә әгъзалары, сыйныфташлары катнашты.
Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп барды. Тамашачылар күңеленә районның “Рәйхан” татар җыр ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенең “Конфетти” төркеме, Рөстәм Якиев чыгышы һәм укучыларның Марис Нәзиров шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләве аеруча хуш килде.
Кичәдә Марис Нәзировның Мәләвездә яшәгән чорына байкау ясалды. Эш шунда: шагыйрь егерме ел “Кызыл таң” гәзитенең Мәләвез, Күмертау, Федоровка, Күгәрчен һәм Зианчура районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшләде. Әдәби иҗатының иң мул еллары да шушы төбәктә яшәгән чорга туры килә.
Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров Марис Нәзировның Бөре педагогия институтында укыган еллары, иҗат түгәрәге оештыруы һәм аны җитәкләве турында сөйләде. Композитор Алик Локманов шагыйрь сүзләренә язылган җырларга тукталып, “Сез кайларда, татар угланнары?” җырын милләтебезнең гимны булырлык дип атады. Мөнир Вафин шагыйрьнең “Кызыл таң”дагы һәм “Тулпар”дагы эшчәнлеге турында сөйләде. Иҗат үзенчәлегенә тукталып, милли гамь, гаярьлек, моңсулык кебек сыйфатларның калку булуын ассызыклады. Бөре педагогия институтында бергә укыган сабакташы һәм гаилә дусты Әнвәр Халиков, Марис Нәзировның бик шәп бакчачы булуын да билгеләп үтте.
Чараны Башкортстан татарлары конгрессының Мәләвез бүлекчәсе, Җиргән тарихи-туган якны өйрәнү музее һәм китапханәсе оештырды.
Чарада чыгыш ясаучылар районда эшләп киткән күренекле кешеләрне зурлаулары өчен кичәне оештыруга күп көч салган Башкортстан татарлары конгрессының Мәләвез бүлекчәсе рәисе Лилия Камаловага зур рәхмәтләрен белдерде.