Танылган җырчы Алсуда яңа юридик проблемалар барлыкка килде, дип яза «Комсомольская правда» арбитраж эшләре картотекасы мәгълүматларына сылтама белән.
Билгеле булуынча, күптән түгел аның эшкуар Ян Абрамов белән шау-шулы һәм озак аерылышу процессы тәмамланды. Әле исә Алсуны Петербургта төрле җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнүче фирма судка биргән. Дәгъвачы булып компания тора, җырчы — җавапчы, өченче зат булып Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җәлеп ителгән.
Дәгъваның сәбәбе ачык түгел, картотекада ул күрсәтелмәгән, дип билгели журналистлар. Компания вәкилләре инцидентны шәрехләүдән катгый баш тарткан.
Экспертлар аңлатканча, җырчының ике «Алсу» товар билгесе теркәлгән. Шуның белән бергә, фирма күптән түгел генә ультратавыш үлчәү җайланмасы өчен «Алсу» брендын теркәүгә гариза биргән. Шулай итеп, дәгъва товар билгеләре белән бәйле булырга мөмкин, дип билгелиләр.
Әллә бу дөньяда артык танылмаган шәхесләргә яшәү җиңелрәк микән, дуслар, ничек уйлыйсыз?
Фото: “nur.kz”