Уфадан югары категорияле табиб-психиатр Наталья Тулбаева кешенең психоэмоциональ халәте һәм финанс хәле арасында нинди бәйләнеш барлыгы турында сөйләде. Бу хакта “Ufanovosti.ru” порталы яза.
Галимнәр ярлылык һәм менталь авырулар арасындагы үзара бәйләнешне күптән ачыклаган. Эш югалту һәм керемнең кимүе депрессия һәм борчулы халәт куркынычын берничә тапкырга арттыра икән.
Күпчелек кеше «күршеләре» белән ярыша, ягъни әйләнә-тирәдәгеләрнең тормыш дәрәҗәсенә игътибар итә. Әгәр үзләре шулай ук булдыра алмаса, аларда төшенке халәт барлыкка килә, депривация хисе кичерә. Нәкъ менә шул хәл күпләрне кирәксез һәм кыйммәтле әйберләргә акча сарыф итәргә мәҗбүр итә дә инде.
"Миллионерлар да чагыштырмача депривациягә дучар була. Бик бай кешеләрнең гадәтләрен өйрәнүче тикшеренүче Брук Харрингтон, алар "Мин теләгән кыйммәтле әйберләргә акча җитәрме?" дигән сорауны сирәк бирәләр, ди". Аларны икенче бер сорау борчый: "Үзем белән чагыштырган кешеләрнекеннән акчам кимрәк түгелме?". Бу хәл аларны бик кыйммәтле әйберләрне кирәк булган өчен түгел, ә үз статусын саклап калу өчен сатып алырга этәрә”, – дип сөйләде Наталья Тулбаева.
Автор фотосы.