15 ноябрьдә бизнесмен һәм җырчы арасында милекне бүлү турында суд узды. Ян Абрамовның адвокаты Александр Добровинский фикеренчә, аерылышу берничә елга сузылачак. Судның киләсе утырышы гыйнварда булачак.
Добровинский милек турындагы эш буенча суд утырышыннан соң комментарий биргән. Ул хәзер Абрамов янына барам, бергәләп мондыйрак җыр җырлаячакбыз, дип шаярткан: “Тихо в лесу, где-то скребется Алсу...”
Артистка бу сүзләр әйтелгән фрагментны социаль челтәрләрдә бастырган һәм язып куйган: «Цирк китте, клоуннар калды”. Оста әйтелгән бит, килешегез? Бу фразада үткен акыл гына түгел, үз бәясен төгәл белгән җырчының эчке көче дә сизелә.
Сүз уңаеннан, җырчы аерылышу турында карар кабул иткән көнен... караокеда билгеләп үткән. Любовь Успенскаяның “К единственному нежному...” җырын җырлап, күңелен бушаткан. Монда символик мәгънә күрергә мөмкин кебек, ничек уйлыйсыз?
Юристлар Алсу белән Янның аерылышу процессы тагын 4 елга сузылырга мөмкин дип фаразлый. Ләкин Алсуны бу куркытмый ахры, ул үзен кулда тота һәм ахырга кадәр барырга әзер.
Фото социаль челтәрдән.