+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
25 ноябрь 2024, 06:45

Алсуны... хезмәтләндерүче персоналга тиңләгәннәр...

Соңгы вакытта оста һәм үткен сүзләре белән шаккатырган җырчы әлегә дәшми...  

Алсуны... хезмәтләндерүче персоналга тиңләгәннәр...Алсуны... хезмәтләндерүче персоналга тиңләгәннәр...
Алсуны... хезмәтләндерүче персоналга тиңләгәннәр...

Русия стилисты Александр Рогов «Муз-ТВ»телеканалының туган көнен бәйрәм иткәндә җырчы Алсуның киемен тәнкыйтьләгән. Фикер алышу “ROGOV TV” платформасында модель Мария Миногарова белән әңгәмәдә узган, ә видеоны «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин.

Чара өчен Алсу бик модалы итеп киенгән: төймәле кара жилет, шул ук төстәге озын итәк, ак якалы җиңсез ирләр күлмәгенә охшаган кием (стилистлар телендә “манишка”) сайлаган. Образны озын перчаткалар һәм тар галстук тулыландырган.

Әмма, Рогов фикеренчә, мондый кием җырчы өчен уңышсыз сайланган. Стилист аны официантка киеме белән чагыштырган, ул хезмәт күрсәтүче персонал формасын хәтерләтә, дип билгеләп үткән.

"Бу шәхескә күчү түгел, әмма хезмәт күрсәтүче персонал кебек. Әйтерсең, ул шампан шәрабы белән поднос алып килергә һәм аны таратырга тиеш иде", - дигән мода белгече.

Рогов образның заманча мода тенденцияләренә туры килмәвен һәм җырчының индивидуальлеген ассызыкламавын белдергән.

Шуңа карамастан, Алсу Русия эстрадасында күренекле фигураларның берсе булып кала, җанатарларның да, тәнкыйтьчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә.

Ә сезгә Алсуның бу образы ошыймы? Җырчы зәвык белән киенәме, ничек уйлыйсыз?

ФОТО: ТАСС

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас