Табиб-диетолог, Туклану һәм биотехнологияләр федераль үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Наталья Денисова сөттән баш тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.
Рационда сөт һәм сөт ризыклары булмау аксым, витаминнар җитмәүгә һәм кальций, калий һәм башка минераль матдәләрнең организмга җитәрлек кермәвенә китерергә мөмкин, дип белдерә эксперт.
Белгеч сүзләренчә, кальций нәкъ менә сөт ризыкларыннан яхшырак үзләштерелә. Ул йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен кирәк, артык сыеклыкны чыгаруны стимуллаштыра һәм артериаль басымны төшерергә ярдәм итә, дип ассызыклый диетолог.
Автор фотосы.