-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 декабрь , 11:45

Алсу үзе янында нинди ир-егет күрергә тели?

Җырчы Алсу эшкуар Ян Абрамов белән аерылышканнан соң аны очрашуга чакыручылар булуы турында белдергән һәм үзенә нинди тормыш юлдашы кирәклеге турында сөйләгән.  

Алсу үзе янында нинди ир-егет күрергә тели?
Алсу үзе янында нинди ир-егет күрергә тели?

«Черное/Белое» подкастында алып баручылар Алсудан ул нәрсә сайлар иде — очрашуга барунымы, әллә студиядә вакыт уздырунымы, дип сораган. Җырчы очрашуга баруны яхшырак күрүе турында әйткән. Артистка белдерүенчә, соңгы тапкыр романтик очрашуда ул 20 ел элек булган.

— Очрашуларга чакырдылар, тик әлегә туры килә торган вариант юк, — ди Алсу. - Кызык булырга тиеш, һичшиксез, юмор хисе булу мөһим, мин үземне хәвефсезлектә хис итәргә тиеш. Уеннарны яратмыйм. Мин шактый туры сүзле кеше, шулай булуын телим дә.

Моннан тыш, җырчы үзенә нинди тормыш юлдашы сайлаячагы турында да белдергән. Йолдыз янында озын буйлы, сөйкемле, кара чәчле, якты төсле күзле кеше булырга тиеш икән.

Шул ук вакытта җырчы үзенең тышкы кыяфәтендә кимчелек тапкан. Бу хакта да ул ”Черное/белое" подкастында әйткән. 41 яшьлек җырчы фикеренчә, аның кимчелеге — нык тырпаеп торган колаклары.
«Мин бик шома прическалар ясый алмыйм, чөнки минем колакларым Чебурашканыкы кебек тырпаеп тора», — дигән ул.

Элегрәк Алсу үзенә элекке тормыш иптәшенең фамилиясен калдыруын сөйләгән иде. Ул моны үзенең балалары белән бер фамилиядә булуын теләве белән дәлилли.

Моннан тыш, җырчы киләсе елда тулысынча иҗатка чумарга ниятләвен билгели. Хәзер аның яңа альбомы чыгу процессында.

Фото социаль челтәрдән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: