Мине генә әрнетәме
Әрем исе, әрем тәме...
Р. Миңнуллин.
Визит-үзәк һәм 3D халәт
Башкортстан туристик маршрутларның берсе буйлап бу сәфәрдә катнашучыларның барысын да тарихи истәлекне һәм бик күп серләрне саклаган борынгы урынны барып күрү теләге бер итте. Көне дә туры килде. Җомга иртәсендә күкләр аязытып, кояш юмартлыгын күрсәтте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге җитәкчелеге хәстәрлеге белән “Ихлас” мәчете яныннан бер төркем “Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән махсус машина юлга чыкты. Сәфәр кылучыларны билгеләнгән урында мәгариф хезмәткәрләренә багышланган чарада катнашу да көтә иде.
Иске Чишмә юлы озын булмаса да, Дим елгасы кебек бормалы һәм юл уңаена бер түбән төшә, бер югары менә. Бер сәгатьлек шушы юл җылы аралашу һәм җыр-моң дулкынында үтте. Уфа, Зубово, Нижегородка, Таптык, Келәш, Ар, Кара Якуп авылларын артта калдырып, Дим күпереннән чыккач, юл күрсәткеч туристларга Хөсәенбәк төрбәсенә сул якка борылырга куша, ә сәфәрчеләр гел уңны тотты. Чишмә поселогын узгач, башта Түбән Тирмә авылы күренде, ә аннары суларын Калмашка койган Слак елгасы безне туп-туры “Турахан” комплексына кадәр озатып барды. Комплексның быелгы җәйдә генә ачылган кунакларны каршы алу үзәге һәм булачак комплекс үзе елганың уң як ярында урнашкан. Анда аяк басу белән безнең алда калкулык итәгендә калкып чыккан гәрәбә төсендәге заманча “визит-үзәк”нең киң ишекләре ачылды. Анда Уфа кунакларын Азат Арсланов җитәкчелегендә район мәдәният хезмәткәрләре, “Турахан” визит-үзәге директоры Флорида Байкова, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының район филиалы әгъзалары, укытучылар һәм мәктәп балалары гармун һәм курай моңнары, җыр-моң, сый-хөрмәт белән каршы алды.
Сәфәрчеләр үзәктә музей экспонатлары белән танышырга кереште. Биредә кунаклар өчен Турахан чорына багышланган экскурсия оештырылды. Әйтергә кирәк, әле проект чорында ук бу музей халыкта зур кызыксыну уятты. Ә туристик маршрут ачылу белән бирегә халык агымы көннән-көн арта торды. Шушы айлар эчендә генә Слак буена 80 меңгә якын кеше сәяхәт кылган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, “Турахан” проектын тормышка ашыруга Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан бик зур хәстәрлекләр күрелә. Кыска вакыт эчендә кола яланда өр-яңа объект сафка бастырыла. Зур проектның беренче этабы — визит-үзәк чыннан да бик уңай тәэссоратлар калдыра. Анда аяк басу белән үзеңне бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй, өч төрле халәттә: кичә, бүген һәм киләчәктә хис итәсең. Экскурсоводның сөйләү осталыгы һәм залның борынгылык катыш заманча җиһазланышы, экспонатлар – боларның барысы да шуңа булышлык итә. Һәр экспонат алдында: урта гасырларда яшәгән халыкларның картасы, Мәхмүт Кашгарыйның төрки телләр сүзлегенә нигезләнеп эшләнгән борынгы карта-схемасын, Ибн Фадлан хезмәтеннән башкортлар тормышына кагылышлы язмадан өзекләрне, хәрби сынын, аның хәрби коралларын, киемен, кулындагы гарәпчә Коръән аяте язылган Александр Невскийның шлемын, Башкортстанга бүләк ителгән Мөхәммәт пәйгамбәр сәхәбәсе Госман ибн Аффанның Коръәнен һәм Мөхәммәт пәйгамбәр сәхәбәсе Гомәр ибн әл Хәттаб кылычының күчермәләрен, “Турахан” төрбәсенең 3D макетын, бихисап археологик табылдыкларны, борынгы кешеләрнең тергезелгән баш сыннарын, күргәзмәдән баккан картиналарны, төрки халыкларның бүләккә китерелгән иң кадерле ядкәрләреннән бизәкле ат иярләренә кадәр бирелеп озын-озак карап йөрергә мөмкин. Телисең икән, шунда ук ачык экранлы конференц-залда лекция тыңлый аласың. Тик вакыт чикләнгән булу сәбәпле, тезгенне кыска тотарга туры килде.
Йөрәкләре ефәккә уралган
Шул арада амфитеатрда әдәби-музыкаль чара башланды. Сәхнәдән иң ихтирамлы һөнәр ияләренең берсе булган укытучыга атап иң җылы, иң матур сүзләр яңгырады.
— Идел-Урал буйларына таралып яшәгән, шушы җирләрне дә төяк иткән халкыбыз буыннан-буынга, гасырдан-гасырга гыйлемле, китаплы халык булган. Гыйлем эстәгән, гыйлем өйрәнгән һәм өйрәткән. Ул үз милләттәшләренә генә түгел, кардәш халыкларга да гыйлем бирүче мөгаллим милләт буларак ихтирам казанган, — диде чараны ачканда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ихлас-Шәриф” журналы мөхәррире Динә Морзакаева. Әйе, сәхибҗамаллылар арасында да укытучылык белеме алган, ихтирам казанган мәртәбәле шәхесләр бар, шагыйрәләр — Дилә Булгакова, Рәфыйга Усманова, Халисә Мөдәрисова һәм башкалар. Шунысы билгеле, кешеләр танышып аралаша, бер-берсе белән элемтәгә керә, шул рәвешле сафларны арттыра, ә күркәм гамәлләре белән тормышны, дөньяны яктырак итә.
Бер акыл иясе, караңгылыктан арынасың килсә, шәм кабыз, дигән. Ә инде укытучылар — үз күңелләрендә генә түгел, меңләгән шәкертләре күңеленә гомерлек нур чаткысы салучы кешеләр, дигән сүзләр яңгырады сәхнә түреннән.
Динә Гайнелбаян кызының һәм оешманың шәрәфле рәисе, Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Флүсә Назаргулованың һәм башкаларның күңелләргә үтеп керерлек эчтәлекле, фәһемле чыгышлары алкышларга күмелде. Тарихи җирдә, борынгылыкны саклаган шушы серле урында әйтелгән сүзләр күңелләрдә иләнеп, уртак бер мәгънә алды.
Оешманың вокаль төркемнәре башкарган гимннар, туган якка сөю хисләре белән сугарылган Резида Сабитова, Галия Арсланова, Флера Шәрипова, Роза Якупова, Фәүзия Гайзаман, Резида Мөхәммәтҗанова һәм Зилина Садретдинованың җырлы-моңлы чыгышлары да берчә җирдә тынычлык урнашуга чакырса, икенчедән, чарага күркәмлек һәм ямь өстәде. Ә инде әлеге программаны танылган радиожурналист Зәлия Ахунованың алып баруы аны тагын да үзенчәлекле һәм истә калырлык итте.
800 адым һәм әрем исе
Сәфәрчеләр амфитеатрдан тау башына алып менүче басмаларга менә шушындый якты хисләр белән аяк басты. Ә басма гади генә түгел, аяклар җиргә тими. Саклык йөзеннән сукмак күтәртеп салынган. Шуңа тирә-якка һәм үсемлекләргә зыян китерми генә югарыга атлыйсың. Төрбәгә кадәр — 800 адым. Шушы адымнарны кем — үз уйларына бирелеп, укытучылар — күңелләренә бөртекләп кирәкле мәгълүмат җыеп, шагыйрәләр яңа хис-тойгылар дулкынында атлады, ә кемдер туктап-туктап аять-догаларын укыды. Чөнки монда урыны шундый, чирәм катламы астында борынгы каберлекләр иде.
Визит-үзәктә булганда бу урын турында күбрәк беләсем килде. Чөнки әлегә кадәр ачылып бетмәгән Турахан шәхесе үзе зур кызыксыну уятса, бу якларда сирәк очрый торган төрбәләр, гомумән, ниндидер серлелек томанына төрелгән бу урын күңелне ниндидер сихри хисләр белән ымсындырды. Бәхеткә, якын авылдан бер өлкән яшьтәге укытучыны очраттым. “Без үскәндә өлкәннәр безне монда җибәрмәде, рөхсәт итмәде, зиратка бармагыз, ярамый, дип кенә тордылар. Югарырак басуларда трактор үткән саен сөякләр чыкты. Аларны җыеп кайдадыр күмделәр. Ә төрбәне карарга килүчеләр әлеге басма-юл астында калган тар гына бер сукмактан менәләр иде”, — диде ул. Үзе ул тау башыннан күренеп торучы өч авылның берсе – биләмәне уратып алган Слак һәм Калмаш елгалары кушылган җирдә калкан булып торган Ярми авылыннан иде. “Ярми”... Ә бит бу сүз үзе дә “ярамый” дигәнне аңлата. Бу очраклымы, түгелме?..
Беренче белгечлегем буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак, студент елларында ук борынгылык эзләреннән күп йөрелде. Моннан да борынгырак тарих битләре актарылды, экспедицияләрдә күчмә халыклар берара торган урыннар, курганнар өйрәнелде. Басмадан атлаганда колакка янә шул вакытлардагы бер моң ишетелде. Ә һавага чәчәкләр, талүлән һәм әрем исе таралды. Ә бит, уйласаң, шушы әче дә, тәмле дә әрем тамырлары кебек, без яшәгән Евразия далаларының тарихы да бик тирәнгә киткән, ә биләмәләре меңләгән чакрымнарга сузылган. Тик бу тарих мәктәпләрдә өйрәнелми, югары уку йортлары программасына кертелмәгән. Ни өчен шушы олуг хәзинәбез — Евразия далаларының урта гасырларга караган сәхифәләре илебез тарихында ак тап булып калган?.. Ни өчен без бөтен дөнья тарихын өйрәнәбез, ә үз тарихыбызны өйрәтмибез? Ни өчен Тураханны белмибез? Әйдәгез әле шушы сорауларга җавапны әлеге юлъязма кысаларында бергәләп эзләп карыйк.
Әлбәттә, узган йөз башына кадәр ул тиешенчә өйрәнелгән. Фән дә үсеш алган. Ә азак туктап калган. Әйе, уку әсбаплары аша ике сүз белән Идел буенда Болгар дәүләте булган һәм татар-монгол баскынчылары явызлыклары турында мәгълүмат тупланган. Бер үк нәрсә күп тапкырлар тәкрарланган. Һәм шуның белән бетте-китте...
Үтеп бара ничә гасыр
...Еллар, чорлар алмашынып торган, шушы үзенчәлекле төбәкне үз иткән халыклар үз чорына хас үсешкә ирешә алган, дала шартлары аларга аерым бер яшәү рәвешенә яраклашырга булышкан. Кемнәр соң алар – борынгы Евразия далалары кешеләре? Билгеле, иң тәүдә алар атлы кавемнәр булган. Алар үзләренә һәрдаим тугрылык саклаган атны буйсындырган, тәгәрмәчле арба уйлап тапкан, “Шәһәрләр иленә” нигез салган. Ирек сөюче скифлар, саклар, сармат һәм савроматлар, массагетлар һәм дайлар... Алар инде тимерне һәм бронзаны эшкәртә белгән, корал җитештергән, Европаны яулап алган һуннар, сугышчан монголлар, Бөек даланы тоташ дәүләт иткән төрки телле кыпчак-команнар һәм башкалар барысы да шушы киңлектә көн иткән халыкларның этногенезында актив катнашкан һәм мәдәниятләренә нигез салган.
Бу дәвер – Евразия тарихындагы иң катлаулы һәм хәрәкәтле чорларның берсе. Бихисап халыкларның һәм кабиләләрнең күченүе Дала картасын тамырыннан үзгәрткән. Бер халыклар югалып, бер-берсе белән кушылып, яңалары барлыкка килгән. Шушы чорга караган, гот тарихчысы Иордан тарафыннан язып алынган һуннарның җирләү җырында шундый юллар сакланган: “Иң көчле кабиләләр хакиме, атасы Мундзуктан туган бөек һуннар патшасы Атилла. Син моңача ишетелмәгән кодрәт белән ялгызың скиф һәм герман патшалыкларын яуладың, шәһәрләрне алып, Рим дөньясының ике империясен дә дәһшәткә төшердең”. (VI гасыр).
Атилла көнбатышта яу чапканда һәм, Европа дәүләтләрен кат-кат үзенә буйсындырып, яңа мәмләкәтләргә нигез салган арада Дала халкы үз казанында кайнавын дәвам итә.
Билгеле булуынча, Бөек даланы иң тәүгеләрдән “Дәште Кыпчак” термины белән фарсы авторы Насир Хәсрәү атый. XI йөздән башлап мөселман авторлары да көнбатышта Дунайдан алып көнчыгышта Иртышка кадәр дала киңлекләренә карата шушы терминны куллана башлый. Тарихи яктан Идел һәм Урал елгалары буйлап Көнбатыш һәм Көнчыгыш Дәште Кыпчакка бүлү барлыкка килә. Кыпчакларның бердәм үзәкләштерелгән власте булмый. Аларның җәмгыяте бихисап кабиләләр берләшмәсенә бүленә. Бердәм дәүләт булмавына карамастан, кыпчак кабиләләре үз җирләре өчен берләшә алган.
Шулай да, Кыпчак даласы Алтай һәм Урта Азия якларыннан оешып килгән күчмә империя – Төрки каганлык йогынтысында бер дәверен ваклап ала. Төрки каганлыктан соң биредәге ыру-кабиләләр бөтен көчен Бөек даланың көнбатыш һәм үзәк өлешенә юнәлткән Хәзәрләр каганлыгы йогынтысын өч йөз еллап чамасы кичерә. Ә Идел-Урал төбәгендә шушы чорларда ук татар тарихына һәм күрше башкорт, чуваш һәм башка халыкларга да көчле йогынты ясаган Бөек Болгар дәүләте белән янәшәлектә яшиләр. Болгар дәүләте көннән-көн көчәя барып үз сәясәтен сәүдә, хуҗалык итү һәм мәдәни багланышлар нигезендә ныгыта, төньяк-көнбатышта славяннар, Урта Азия илләре белән дин һәм тел-лөгать алмашып, зур уңышларга ирешә.
Ә чорны айкап һаман җилләр йөри. Көнчыгыштан ул җилләр янә яу куа. Хәзер инде чыңгызлылар үз көчен сыный. Шушы рәвешле Бөек дала Урта гасырлар чорына аяк баса. Әрем исен сеңдергән Дәште Кыпчак илен Монголлар империясе тоташ яулап ала. Дала якынча тагын өч йөз елга Алтын Урда составына керә һәм аның төп өлешен тәшкил итә.
Тарихчыларның бүген бу дәвергә төрле бәяләмә бирүенә карамастан, бу славяннар өчен дә, төрки халыклар һәм кавемнәр өчен дә үсешкә юнәлтелгән озайлы бер чор була. Алтын Урда тирәсендә бөтен дөнья әйләнә.
Алтын Урда яки Джучи олысы дәүләте — бихисап халыкларның мәдәнияте һәм йолаларының киселеше ул. Бу ил төрле Евразия халыклары мәдәниятен формалаштырган. Империя төрки, монгол, кытай мәдәнияте һәм мөселман дөньясы йолаларының уникаль берләшмәсеннән гыйбарәт. Башта олыс күп конфессияле була. Христиан халкы Аланиядә һәм Кырымның бер өлешендә яшәсә, әле мәҗүсиләр дә була. Иранның көчле мәдәни йогынтысы илдә болай да үтеп кергән Исламның көчәюенә китерә. Без моны Идел-Урал төбәгендә каганлыклар чорында ук оешкан, татар тарихына һәм күрше башкорт һәм башка халыкларга көчле йогынты ясаган Бөек Болгар дәүләте мисалында күрәбез. Анда Ислам дине 922 елда рәсми рәвештә кабул ителгән булса, сәүдә юллары аша ул күршеләргә дә әкренләп үтеп керә башлаган. Ә Үзбәк хан дәверендә XIV гасырда Ислам Алтын Урданың рәсми диненә әйләнгән.
Ислам дине рухи дөньяның көчәюенә, гарәп алфавитының керүенә, шәһәрләрнең үсешенә, язма китаплар киң таралуга сәбәпче була. Шәрыкнең даһи акыл ияләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне безнең халыклар борын заманда да, соңрак та яратып укый. Бигрәк тә фарсы әдәбияты йогынтысында Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре күренә башлый.
Һәр форматтагыча, яңа дәүләт составында яшәүнең уңай да, кире яклары да күп була. Бу җәһәттән Алтын Урданың Русь өчен тарихи үсешкә юнәлтелгән бик күп яклары мөһим булса, төрки халыклар өчен бигрәк тә диннең һәм халыкара аралашу теленең бер тамырдан – борынгы төрки теле булуы әһәмияткә ия. Ул торган саен байый һәм киңрәк яңгыраш ала.
Әйтергә кирәк, Болгар дәүләтендәге кебек үк, Алтын Урда чорында да сәүдәгә зур игътибар бирелә. Сәүдә, үз чиратында, дәүләтчелекнең башка механизмнарын хәрәкәткә китерә, дәүләтара багланышларны ныгыта. Бу уңайдан илләр арасында товар әйләнешен дәрья сыман сугарып торган Бөек ефәк юлын атап үтү урынлы булыр. Бу юлның бер тармагы Урта Азиядән хәзерге Башкортстан биләмәләре аша да үтүе билгеле. Иске Чишмә юлында да кардәш сәүдәгәрләрнең һәм соңрак, Алтын Урданы таркатып, Казан, Себер, Кырым, Әстерхан, Касыйм, Казах ханлыклары, Олы һәм Ногай урдаларына юл ачкан Аксак Тимернең эзләре калмаган дип бүген кем генә кистереп әйтә алыр?..
...Серле тарих битләренә тагын күз салыйк...
“Турахан” төрбәсе
Әйе, хакыйкатькә эзләнүләр, ялгышулар аша киләләр. Вакыт үзе хакыйкатькә төшенергә ярдәм итә. Шушы басмадан үргә менүебез үзе шул хакта бәян итә. ...Ниһаять, безнең алда — XIV-XV гасырларга караган тарих һәм архитектура һәйкәле – Турахан төрбәсе.
Турахан төрбәсе – Джучи олысы дәверендәге таш бина. Белгечләр фикеренчә, архитектура элементлары буенча ул тыштан кырлы пирамида кебек түшәмле портал-гөмбәз формасына ия. Бүгенге көндә бөтен көньяк Уралдагы урта гасыр төрбәләре арасындагы үзгәрешсез диярлек сакланып калган бердәнбер корылма ул. Мавзолей гөмбәзенең очлы башы гына килеп төшкән. Аны совет чорында шушы рәвешле төзәткәләп куйганнар.
Төрбә атамасы халыкныкы, диләр. Анда җирләнгәннәрнең шәхесе әле анык кына билгеле түгел. Археологлар фикеренчә, төрбәнең конструктив үзенчәлеге урындагы осталарның Иран һәм Урта Азия архитектура-төзелеш традицияләрен үзләренчә куллануын күрсәтә. Шул ук вакытта Башкортстанның ак ташлы төрбәләре (Турахан һәм кече төрбә) һәм Болгар шәһәре төрбәләренең (Татарстан Республикасы) генетик охшашлыклары күренә. Шулай ук Кече Азия архитектура мәктәбенә хас элементларны да билгелиләр.
Турахан төрбәсен төзегәндә урындагы материал – известьташ һәм комташ кулланылган. Урыны да бик уңышлы сайланган. Төрбә бар яклап та әллә ничә чакрымнан күренә. Тирәсендә төрле дин тоткан халыкларның каберләре торып калган. Анда мөселман каберләре дә булган. Урта гасыр тарихы, 1944 ел карарына ярашлы, өйрәнү өчен тыелган булса да, 1988 елда биредә казыну эшләре алып барылган. Турахан җәсадын өйрәнер өчен алып киткәннәр, ни сәбәпледер ул әле һаман кире үз урынына кайтарылмаган. Бинаның бер ягында манаралы мәчет тә булган, аның эзе генә калган, төрбә таланган, мәчет янындагы кабер ташлары да юкка чыккан.
Тагын төрбәнең тышкы стенасы янында җиргә сеңеп барган таш сакланган. Анда гарәп хәрефләре белән сүзләр уеп язылган. Язмадан аңлашылуынча, бу җиргә ханның хатыны Сәхибҗамал җирләнгән. Җанга якын нинди яңгырашлы исем!..
Турахан турында сакланган риваятьләрдән бер версия билгеле. Биредә Турахан исемле кеше шәһәрчеккә идарә иткән. Үзе ул чыгышы белән чыңгызлылардан булган. Ул Себер ханлыгының башлыгы Күчем ханга буйсынган. Берчак Күчем белән сүзгә килгән һәм 8 мең тирмәдән торган урдасын алып Уфа елгасы буена китеп барган. Анда дүрт ай торганнан соң, Ислакка киткән һәм шунда шәһәргә нигез салган. Азак Казан ханы идарәсенә күчкән.
Шәһәрчек дигәннән, ул биналардан гына торырга тиеш түгел. Күчмә халыкларга хас тирмәләрдән торуы да ихтимал. Аннары сәүдә юлының шушы тирәдән үтүе версиясе дә кабул ителә. Ә ник булмаска, Чишмәнең икенче ягында шушы ук чорда Ислам динен таратып йөргән Урта Азия миссионеры Хөсәенбәк кәшәнәсе дә сакланган бит. Аның хөрмәтенә Аксак Тимер үзе Идел буеннан кыйммәтле ташлар китертеп кәшәнә төзеткән, диләр. Болгар, Казан арты һәм Ырынбур якларында да төрбәләр сакланган. Димәк, шушы биләмәләр аша Урта Азия илләреннән кәрван юллары үтү мөмкинлеге дә булган. Бу урынның географик урнашуы да, авыл атамалары, елгалар кыршавы, юллар – болар барысы да моңа ишарәләп тора кебек. Шунысы кызганыч, аз өйрәнелгән.
Гыйлем хаклыкка илтер
Хакыйкать ул — көнчыгыш мәсьәләсе кебек, бик нечкә нәрсә. Ул һавада эленеп тора. Аны караңгылык капламасын өчен, яктылык кирәк, дидек. Шәм генә кабыза алсаң да, ул кояш нурларында коенгандай, төрле төсләрдә балкып торачак. Хакыйкать үзе әрнеткеч әче булса да, дала әреме кебек күзләрне ача. Тарихи мирас объектларына чор-дәверләрнең аяусыз җилләре һәм кырыс сынаулары аша үтәргә туры килгәнгә күрә, аларның күпчелеге бүген аяныч хәлдә. “Турахан” музей-комплексы проекты барлыкка килү өмет уята. Бу үтә дә актуаль тема. Киләчәктә ул киңрәк өйрәнелер, моның өчен яңадан-яңа чыганаклар җәлеп ителер, күп нәрсәләргә ачыклык кертелер. Ә мондый кыю проектлар халыклар, илебез тарихы турындагы хәтерне сакларга ярдәм итәр һәм киләчәк буыннарга барып җитәр дигән ышанычта каласы килә.