Ии, балачаклар искә төшеп китте бу сумаланы күргәч! Тәме әле дә авызда. Ялтырап тора иде бит ул, яхшы чәйнәлә иде, сагызың бер читтә торсын.
Әлеге сумала китап телендә гудрон дип атала икән. Балалар аны элек мармелад, сагыз һәм конфетларга альтернатива итеп күргән.
Бу "тәм-томның" зыянлымы соң? Юк, борчылыр өчен сәбәп юк икән: агач сумаласы (камедь) суда эрүчән яки суда бүртүче моносахарид полимерларыннан — глюкоза, галактоза, арабиноза, рамноза, урон кислоталарыннан гыйбарәт, ягъни анда зарарлы матдәләр юк.